Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чиябашында Тимофеевны искә алдылар

Мамадыш районының керәшен авылларындагы келәүләрнең чираттагысы Яңа ел алдыннан агартучыбыз, укытучыбыз Василий Тимофеевның туган авылында - Чиябашында узды. Бу чиркәү 1895 елда Василий Тимофеев инициативысы белән Николай Ильминский хөрмәтенә салдырылган. Келәүне отец Геннадий Сизов уздырды. Службага авыл өчен шактый халык җыелган иде. Күрше Тау иле, Васильево авылларыннан хәтта рус кешеләре...


Мамадыш районының керәшен авылларындагы келәүләрнең чираттагысы Яңа ел алдыннан агартучыбыз, укытучыбыз Василий Тимофеевның туган авылында - Чиябашында узды.

Бу чиркәү 1895 елда Василий Тимофеев инициативысы белән Николай Ильминский хөрмәтенә салдырылган. Келәүне отец Геннадий Сизов уздырды. Службага авыл өчен шактый халык җыелган иде. Күрше Тау иле, Васильево авылларыннан хәтта рус кешеләре дә килгән. Чиябашлылар, һәрвакыттагыча, священникларны зур әзерлек белән көткәннәр: чиркәү чистартылган, җылытылган, ишегалдындагы карлары көрәлгән.

Декабрь Василий әтейне искә алу ае булды.1836 елның 6 маенда дөньяга килгән Василий Тимофеев 1895 елның 14 декабрендә (яңа стиль буенча) дөнья куя. Священниклар Димитрий һәм Геннадий Сизовларның максаты - керәшеннәр арасыннан, крестьян катламыннан чыккан беренче священнигыбыз Василий әтейнең юбилей елында, аның туган нигезендә һәм башка керәшен авылларында келәүләр уздырып, җирле халыкны гына сөендереп калмыйча, Василий Тимофеев, Николай Ильминскийларның халкыбыз өчен бәяләп бетергесез хезмәтләренә хөрмәт күрсәтү, аларнын эшен зурлау.

Сәүдәгәр Павел Щетинкин акчасына Василий Тимофеевның туган авылында салынган Изге Николай чиркәвендә аларны зурлап искә алу күңелләрдә көчле хисләр уятты.

Лидия Пасыева, Мамадыш районы, Чиябашы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев