Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чиләбедә нагайбәкләргә багышланган конференция узды

24 - 26 нчы сентябрь көннәрендә Чиләбе шәһәренең туган якны өйрәнү дәүләт музеенда нагайбакларга казак сословиесы бирелүгә 280 ел тулуны искә алып, "Нагайбакларның тарихы һәм мәдәнияте" дип исемләнгән бөтенроссия фәнни конференция узды.

Конференциядә Татарстаннан авторитетлы делегация катнашты. Делегация составында Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәгенең җитәкчесе Радик Исхаков, фәнни хезмәткәрләр - Геннадий Макаров, Рөстәм Аминов, Лилия Мухамадиева, Наил Халиков, республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы исполком җитәкчесе Людмила Белоусова һәм "Туганайлар" газетасы журналисты Юлия Губина бар иде.

Конференцияне оештыручылар - Көньяк Урал дәүләт университеты (Чиләбе шәһәре), Россия этнолог һәм антропологлар Ассоциациянең Чиләбе бүлеге, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы. Чиләбе өлкәсеннән фәнни конференциядә Гаяз Самигулов, Ирек Атнагулов, Андрей Рыбалко кебек танылган тарихчы-галимнәр һәм этнологлар катнашты

Конференция барышында Татарстан, Чиләбе, Мәскәү, Екатеринбург галимнәре нагайбакларның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган фәнни хезмәтләре белән таныштырдылар. Һәрбер доклад катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Музейда нагайбак халкына багышланган бай күргәзмә дә оештырылган иде.

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Конференциядән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев