Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чибәр кыз Алисаның көзге бәйрәме онытылмас булды - фото

4 ноябрь көнне Мамадыш районының Дүсмәт авылында “Кряшен чибяре - 2018” титулы иясе Алиса Исакованың беренче концерты аншлаг белән узды. Тамашаны күрергә дип, күрше тирә-як авыллардан да – Комазан башы, Җөри, Кумырык һәм Ылыядан да кунаклар килгән иде.

Көзге бәйрәмне сылтау итеп, Алиса, дуслары һәм авылдашлары белән берлектә, матур ял кичәсе оештырган иде. Көзге бәйрәмне дүсмәтлеләр электән үк зурлап уздырган. Авылга кунаклар төшкән, бәйрәмгә атап, мал чала торган булганнар. “Көзге бәйрәмнән башлый идек, аннары Октябрь бәйрәме кушыла иде. Вәт, күңелле чаклар бар иде бит”, - дип искә ала авылның әбиләре.

Чибәр кыз Алиса тамашачыларга үзенең матур җырларын бүләк итте. Әйтергә кирәк, әлеге кичәгә авылдашлар барысы да ныклап әзерләнгән. Мәктәп укучылары, кызлар һәм малайлар, сәхнәдә ут уйнатты. Казан мәктәпләренең берсендә хореография дәресләре алып баручы дус кызы Ольга Васильева заманча дәртле биюләр тәкъдим итте. “Җиңгәчәйләр” халык ансамбле дә тамашачыга онытылмас мизгелләр бүләк итте. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә скетчлар да күрсәттеләр. Аеруча истә калганы – көн кадагындагы пенсия реформасы турында иде. Хәлләр кызык та, кызганыч та, диярсең. Чөнки, авыл кешесе “күтәреп” эшли бит. Аларның һәрберсе пенсияне зарыгып көтеп ала. Театраль күренештә авыл башлыгы Олег Павлов та катнашты. Кичәне Мамадыш мәдәният йорты хезмәткәре Роза Галкина алып барды.
Алиса, музыкаль белеме булмаса да, бик моңлы һәм матур итеп җырлый, таланты ерактан күренеп тора. Кечкенә чактан ук авылның “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбленә йөргән. Үсә төшкәч, мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшләгән Виктор Спиридонов, кызның сәләтеп күреп алып, аның белән ныгытып шөгыльләнә башлый. Республика күләмендә төрле җыр конкурс-фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәренең “ТИСБИ” университетында белем ала.

Авылдашлары, горурлануларын яшерми, Алисаны көчле алкышларга һәм чәчәкләргә күмде. Үз чиратында, Алиса Исакова да концертны тормышка ашыруга ярдәм итүчеләргә һәм яраткан авылдашларына, туганнарына рәхмәт белдерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев