Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чаллыда Питрау 23 июльдә була

20 июнь көнне Чаллы керәшеннәре җәмгыяте идарәсенең чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенең төп соравы итеп, Питрау бәйрәмен кайчан, кайда үткәрү мәсьәләсе каралды. Быел Чаллыда Питрау бәйрәменең егерме бишенче тапкыр оештырылуын, масштабы зураюын искә алып, бәйрәмне Мәйданда (төп Сабантуй үткәрелә торган җирдә) үткәрергә кирәк, дигән карарга киленде. Датасы да, башка еллардагыга караганда соңракка - 23 июльгә билгеләнде.

Шулай итеп, быел Чаллыда Питрау бәйрәме 23 июльдә Мәйдан территориясендә узачак. Башлану вакыты - 15 сәгатьтә.

Бәйрәмгә Татарстанның берничә районыннан, Башкортстаннан, Чиләбе өлкәсе Нагайбак районыннан, Самара өлкәсеннән фольклор ансамбльләре киләчәк. Чаллы "Карендәшләр"е, "Җанагайлар"ы исә - бәйрәмнең хуҗалары булачак.

Иң күңелле бәйрәмебез - Питрауга килми калмагыз. Туганнарыгыз, күршеләрегез, кунакларыгызны да ияртергә онытмагыз. Питрау шәп булачак!

Оештыру комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев