Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәмегез матур үтсен, Нослалылар!

Керәшеннәр республикабызда гына түгел, җир шарының теләсә кайсы почмагына таралган. Мари Эл республикасы Мари-Төрек районы Носла авылында да керәшеннәр яши икән.

Беркөнне Интернет челтәрендә Дружин авылында завклуб булып эшләгән Светлана Иванованың Питрау бәйрәменә әзерләнүләре турындагы язуын күреп, аның белән элемтәгә кердек. Сигез йортлык Носла авылында быел беренче тапкыр Питрау бәйрәме уздырырга җыеналар икән. Бу - авыл халкының теләге. "Питрауны читкә барып караганчы, үзебездә үткәрик", - дип тәкъдим ясаган алар.

Кызганыч, башка авыллардагы кебек, Нослада да колхозлар таралган, эш юк. Шуңа яшьләрнең дә күбесе шәһәргә китеп барган. Светлана әйтүенчә, соңгы елларда яшьләр авылга тартыла башлаган. Кайсы сыер, кемдер кәҗә, сарык асрый икән.

Светлана Иванова Дружин авылы клубында "Тулган ай" керәшен фольклор ансамбле оештырган. Күрше-тирә авыл яшьләреннән торган ансамбльдә ике генә керәшен кызы, калганнары - татарлар икән. Ансамбль белән районда үткәрелгән концерт, бәйрәмнәрдә актив катнашалар, мәдәният йортында да авыл кешеләре өчен төрле чаралар үткәрелә икән. Атна саен җомга көнне мәдәният йортында балалар өчен Светлана оештырган бию түгәрәгенә күпләр яратып йөри. 2015 елда уздырылган республика конкурсында Дружин авылы клубы "Иң яхшы авыл мәдәният йорты" дип табыла һәм 100 мең сумлык грант ота. Шул акчага ансамбль өчен милли костюмнар тектерәләр. "Ансамбль тотарга авыр, уен кораллары юк, гөсләләрне кешеләрдән алып торып уйныйбыз", - ди завклуб.

Мари-Төрек районында бердәнбер керәшен авылы булган Нослада туып, 2010 елдан бирле Дружинда завклуб булып эшләүче Светлана Иванова туган авылында дүрт ел рәттән Сабантуй бәйрәме оештырган инде. Бәйрәм чыгымнарын авыл кешеләре күтәрә икән. Соңгы өч елда матди яктан ярдәм булмагач, Сабантуй да уздырылмаган. Ә быел, җәйнең кыл уртасында, табигатьнең матур вакытында уза торган Питрауны үткәрү өчен янып йөри икән Света. "Бәйрәмне афишировать итмичә, авыл эчендә кечкенә генә итеп уздырырга уйлыйбыз", - ди ул. Бәйрәмегез матур үтсен, Нослалылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев