Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм теләге

Иртәгә 1 октябрь - өлкәннәр көне. Ул аларга тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре әйтә, тырыш хезмәтләре, авыр еллардагы кыенлыкларны җырып, шушы тормышларны ясап биргәннәре өчен, аерым хөрмәт күрсәтелә торган көн. Соңгы елларда ул бер көн белән генә чикләнмичә, декада я өлкәннәр айлыгы итеп үткәрелә. Бу - бик күңелле күренеш.

Безнең Яңа Усы авылында да 1 октябрь көнен, матур итеп, чәй өстәле янында уздыру гадәте бар. Иң элек, олылар хөрмәтенә багышлап, балалар концерт куя. Аннары, җитәкчеләр җылы сүзләрен, юбилярларга, тырышлыклары белән аерылып торган кешеләргә тиешле бүләкләрен тапшыра. Өстәл артында утырганда, һәр кеше үзенең әйтергә теләгән сүзен, теләген җиткерә. Бәйрәм кичәсе өлкәннәрнең, яшьлек чорларын искә төшереп, җыр-биюләре белән тәмамлана.

Узган ел, "Туганайлар" газетасы хезмәткәрләре килеп, өлкәннәргә багышланган бәйрәмебезне тагын да күтәреп, бизәп китте. Рәхмәт аларга. Быел да, җаегыз булса, бәйрәмебезгә чакырып калабыз.

Яңа Усы авылында бүгенге көндә йөздән артык пенсионер яши. Сугышта катнашучыларның инде берсе дә исән түгел, аларның тол калган хатыннары саны да көннән-көн кимеп бара. Сугыш чорын кичкән кешеләргә аерым игътибар, җылы сүз кирәк. Яңа Усы авыл җирлеге җитәкчеләре, "Нур" крестьян-фермерлык хуҗалыгы, мәктәп коллективы, клуб хезмәткәрләре һәм без - ветераннар советы членнары бу турыда онытмыйбыз.

Бүгенге язмамда мин бөтен өлкәннәребезне якынлашып килүче күңелле бәйрәмебез белән котларга телим. Һәммәбез дә, үзебезгә тиешле игътибарны тоеп, балаларыбызны, якыннарыбызны сөендереп, яңа туган һәр таңга шатланып, тән һәм җан сихәтлеге белән озын гомер кичерсәк иде.

Порфирий Романов,

Мөслим районы Яңа Усы авылы ветераннар советы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев