Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм арты бәйрәм, Казанская да үтте

12 июль - Кашкатау итәгендә узган Питрау бәйрәме эстафетаны Якты Күлгә тапшырды: узган шимбәдә биредә Казанская бәйрәме гөрләде.

Казанскаяны яктыкүллеләр бик күптәннән бәйрәм итәләр. Питрау кебек үк, Казанская да дини бәйрәм кысаларыннан чыгып, яшьләр, халык бәйрәменә әверелгән. Яктыкүллеләр аңа яңа сулыш өреп, яңа форматта егерме беренче мәртәбә билгеләп үттеләр. Бәйрәм Зәй буенда болынлыкта төнгә кадәр барды.

Һәр бәйрәмнең үз йөзе, үз үзенчәлекләре бар һәм алар еллар буе саклана, камилләштерелә. Казанская да хәзер район күләмендәге бәйрәмгә әверелде.

Бәйрәм район фольклор коллективларының мәйданда кулга-кул тотынып керәшен җырларын башкарудан башланды. Әлбәттә, биредә төп башкаручылар - Якты Күлнең "Керәшен моңы" фольклор ансабле. Әлеге иҗат коллективы инде күп еллар үзен озын гомерле, сәләтле, һәрдаим репертуар өстендә эшләүче ансамбль буларак танытты. Бәйрәмгә ел саен район мәдәният йортының "Җиләк" керәшен ансамбле дә килә. Ул быел да бәйрәмдә катнашучыларны матур чыгышы белән сөендерде.

Әлбәттә, бәйрәмдә төрле бәйге-ярышлар, уеннарга киң урын бирелде. Быел гына гаилә корган, шулай к юбилейларнын билгеләп үтүче яктыкүллеләрне хөрмәтләү - күптәнге традиция. Аннан быел да тайпылмадылар - Николай Бокарев, Ефросинья Деева, Розалия Шәвәлиева, Иван Горбунов, Ринат Сәлимгәрәев һәм Дамир Хәйруллинны тантаналы рәвештә мәйдан уртасына чыгарып бүләкләделәр.

Олы яшьтәгеләр үзләренең яшь чагындагы бәйрәмнәрен искә төшерә. Элекке заманда кызлар сүрәкәләрен киеп, тамаксаларын асып егетләр белән Зәй буена төшкәннәр. Җыр-биюләр көне буе дәвам итеп, кичкә урман буена күчкән. Кунак кызлары һәм кунак егетләре танышкан, кавышкан...

Һәр чорның үз бәйрәме, билгеле. Әмма һәр чорда бәйрәм ул күңел ачу чарасы булып кала бирә. Бәйрәмгә килүчеләр уен-ярышларда теләп катнашты, күңел ачу караңгы төшкәч учак ягу белән тәмамланды.

Николай Шамионов

газета "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев