Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Татарстанда пенсия яшенә якынлашып килүче 2 меңнән артык кеше укытылачак

Пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту өчен акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк

Быел Татарстанда пенсия яшенә якынлашып килүче 2 меңнән артык кеше өчен яңадан укыту, квалификациясен күтәрү чаралары оештырылачак. Бу хакта журналистларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышы алдыннан министр Эльмира Зарипова әйтте.

Пенсия алды яшендәге гражданнар ул – лаеклы ялга чыгарга биш ел вакыты калган кешеләр. Татарстанда 2019 елда андыйлар саны 27 мең тирәсе исәпләнә. Бу 55-60 яшьтәге хатын-кызлар һәм 60-65 яшьтәге ир-атлар.

Пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту өчен акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк. Быел бу максатларга чыгымнар 92,5 млн сум тәшкил итәчәк. “Демография” илкүләм проекты нигезендә, лаеклы ялга чыгарга берничә ел гына вакыты калган 12 меңнән артык кеше өчен һөнәри белем бирүне оештыру планлаштырыла.

Бүген пенсиягә якынлашучы кешеләр 9 меңләп предприятиедә эшли. Эльмира Зарипова штатында пенсия алды яшендәге 100дән артык эшчесе булган оешмаларга мониторинг ясалуын әйтте.

“66 консультацион пункт булдырылган, без урта һәм зур предприятиеләргә барабыз, кадрлар хезмәте белән очрашабыз. Бу эштән азат иткәндә һәм эшкә кабул иткәндә хокуклары бозылуга юл куймау өчен башкарыла. Мөрәҗәгатьләр булганда, шундук чарасын күрәбез”, - диде Эльмира Зарипова.

Фото: Михаил Захаров

Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/10/178565/

Мәгълүмат "Татар-информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев