Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бурыч. Намус. Ватан

Зәй районы Югары Баграж авылы хатын-кызлары Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур концерт программасы күрсәттеләр

        23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Югары Баграж хатын-кызлары: авыл мәдәният йорты художество җитәкчесе Роза Нурумбетова, китапханә хезмәткәре Людмила Емельянова һәм аларның ярдәмчеләре тырышлыгы белән, авыл ир-атларын котлау өчен зур концерт программасы әзерләделәр.
     Билгеләнгән көнне, 22 февральдә авылда көчле буран чыгып, кичә башка көнгә күчерелде. Югары Баграж хатын-кызлары күңелләрен төшермәделәр, солдат сабырлыгы белән 2 мартны көттеләр. “2 март җиткәнче, үзебез солдат тормышының ачысын-төчесен татырга булдык, аякка киез итек, өскә толып киеп, кулга мылтык урынына саплы себерке тотып, авыл өстеннән көне-төне болыт куарга дежур тору оештырдык”,- дип шаярттылар алар.
     Ничек итсә дә иттеләр, 2 мартта, календарь буенча кыш узып, яз башланса да, әзерләгән концерт программасын күрсәтеп, авыл ир-егетләрен котладылар. Бер уңайдан якынлашып килүче 8 март хатын-кызлар бәйрәмен дә искә алдылар.
     “Бурыч. Намус. Ватан” исеме астындагы кичә, Югары Баграж мәдәният йорты көз көне башлап җибәргән иҗат сезонының дәвамы да иде әле. Шуңа күрә дә, “Театр дөньясында” дип аталган театрлаштырылган өлеше 5 төрле номинациядән тора иде.
     “Миниатюралар театры” дип аталган беренче номинациядә үк кичәдә катнашучылар, оныгын армияга җибәрмәс өчен, төенчекләрен күтәреп, военком янына хезмәт итәргә үзен җибәрүен сорап килгән әби скетчы күрсәтеп, залда утыручы тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерде.
     “Пародияләр театры” номинациясендә кунакка Верка Сердючка “чакырылган” иде.  “Мода театры” номинациясендә балалар керәшен халыкның милли киемнәрен күрсәттеләр һәм үзләре иҗат иткән киләчәк вакыт киемнәренә дә демонстрация уздырдылар. “Бию театры”, хатын-кызлар төркеме егетләргә армиягә баргач ничек итеп идән юарга икәнен биеп күрсәттеләр. “Урам театры” номинациясендә күңелле клоун үз номерларын күрсәтте.
     Кичә концерт программасы белән дәвам итте. Чыгышларны район үзәге мәдәният йортыннан килгән махсус комиссия күзәтте.
Үзләренең матур җырлары белән авыл үзешчәннәре, чакырылган кунаклар һәм без яратып өлгергән “ Җиләк” керәшен фольклор коллективы чыгыш ясады. Кичә барышында Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан авылдашларыбызны да искә алдылар. Махсус кунаклар итеп Әфган сугышында катнашкан Николай Краснов, Николай Лысманов, Николай Коронов, Чечня сугышында катнашкан Николай Емельянов һәм Вячеслав Смирнов чакырылганнар иде.

Халык  кичәдән бик канәгать булып күңел ачып, ял итеп таралышты, дип безгә хат юллаган иде әлеге концертны оештыручыларның берсе булган авыл мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев