Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булышырга мәктәбем юк

Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елдан бирле үткәрелеп килүче "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе быел да киң колач җәйде. Мәктәбем булса, мин дә кушылыр идем.

Узган гасырның 70 елларында зур көчләр түгеп ачылган Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы урта мәктәбе ишекләренә быел зур йозак эленде. Авылымның санаулы гына калган балалары Котлы Бөкәшкә йөреп укыячак.

11 ел гомерең узган газиз мәктәбеңне уйламый һәм сагынмый мөмкин түгел. Кайчандыр бу бина балаларның чыр-чу тавышыннан шаулап тора иде. Ә хәзер караңгы бушлык. Йөзләгән укучыларны кочагына алып төпле белем биргән, берсеннән-берсе дәрәҗәле оста укытучыларны үзенә җыйган мәктәп иде бит ул заманында. Соңга таба урам як бинада урнашкан ашханә дә, хәтта гомер буе урамда булган туалет та бина эченә кертелгән иде. Узган гасырдан бирле торган агач тәрәзәләр дә пластикка алыштырылды. Авыл мәктәбе өчен бу инде башкарылган бик зур эшләр. Шушы үзгәрешләргә сөенеп кенә эшлисе, укыйсы урынга - ишеккә йозак эл әле? Булганны юкка чыгару бүгенге көндә киң колач җәя шул бездә. Перспективасы юк икән, ни өчен, белә торып, акча кертергә? Шулкадәр көч керткәнсең икән, нигә сакламаска?

Моннан ары мәктәбемдә беренче, соңгы кыңгырау тавышлары яңгырамаячак. Еллар узгач, вакыт табып, укытучыларның хәлләрен белеп, укыган класска кереп истәлекләрне яңартасы бик килер...

Мәктәп бетсә авыл бетә, ди халык. Моның белән килешми мөмкин түгел. Авылның әкрен генә таркалуын күреп йөрәк әрни. Бетермәсәк иде авылларны, яшәсен иде мәктәпләр.

Надежда Токранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев