Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булганнан бар да була

19 март - торак-коммуналь хуҗалыкларны тәэмин итүчеләр көне. Бу көнне ТКХ җитәкчеләре үзләренең кул астында эшләүчеләренә Рәхмәт хатлары җибәрә. Яхшы эшләүче хезмәткәрләргә диплом, Мактау грамоталары тапшыра.

Әлеге язмабыз ТКХ хезмәтенә 25 ел гомерен багышлаган, күрсәткән хезмәтләре белән үзләре кебек оешмалар арасында алдынгылар исәбендә йөргән Казан шәһәренең Яңа Савин районы 43 нче санлы Торак-коммуналь хезмәте күрсәтү оешмасы җитәкчесе Николай Ильич Кутузов турында.

Николай 1963 елның 19 маенда Питрәч районы Янсуар авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында, Казан Ветеринария институтында белем ала. Армия сафларында да хезмәт итеп кайта. 1986 елда классташы, авыл кызы Любовь Константинова белән тормыш корып җибәрәләр. Ике кызлары бар, хәзерге көндә аларның да үз гаиләләре.

Армиядә повар хезмәтендә торуның да файдасы тия. Николай Казанның Мәскәү районында ашханәдә мөдир, ипи пешерү комбинатында мастер булып эшли. 1992 нче елда ул Яңа Савин районына караган 43 нче номерлы Торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасына эшкә килә. Иң элек мастер була. Эшен тырышып, намус белән башкарганга, Николай Ильичны инженер итеп куялар. Булганнан бар да була шул. Тора-бара генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә.

Әлеге ТКХ карамагына тугызар катлы 35 йорт керә. Бу оешма шушы йортлар тормышына уңай шартлар тудыра; йортларны су, газ, ут, җылылык, электр энергиясе белән тәэмин итә. Шулай ук ишегалларын, урам, юлларны чистарту белән дә шөгыльләнә. Йортларга 25 елга бер капиталь ремонт ясала. Моңа подъездларны яңарту һәм буяу да керә.

-Оешмада эшли башлавыма быел 25 ел була, әле кайчан гына килгән кебек. Эшемне яратып башкарганга күрәдер, вакыт үткәне сизелми дә, -ди Николай Ильич. Чыгышы белән авылдан булгангамы, башкалар белән чагыштырганда, ул гади, эчкерсез, киң күңелле, кешеләргә карата мәрхәмәтле, аларның үтенечен игътибар белән тыңлый белә торган кеше. Көнкүрештә торак мәсьәләләре буенча проблемалар килеп чыкса, ул аларны уңай якка хәл итәргә тырыша.

Узган ел алар оешмасы Гаврилов урамының 50-52 нче номерлы йортлары янына асфальт җәеп, балалар мәйданчыгы ясаганнар. Нәниләр өчен кызыклы һәм матур итеп ясалган мәйданчыкта балалар рәхәтләнеп уйныйлар, ата-аналар да канәгать. Ә бу елга Николай Ильич Адоратский урамындагы 50-52 нче номерлы йортлар каршына балалар мәйданчыгы төзүне планлаштырган. Монда инде юлларга асфальт җәелгән.

Ә язын карлар эреп, җирләр кипшерә башлагач, урамнарны чистарту эшләре башлана.

- Субботникларга халык ничек карый, җыештырырга чыгарга каршы килеп, ризасызлык белдерүчеләр юкмы соң?

- Юк, әлегә андый очраклар булганы юк, кешеләр өмәгә бик теләп чыгалар, өлкән яшьтәге әбиләргә хәтле актив катнашырга тырыша, кешеләр кирәк булмаган, ташланасы материаллардан дә әллә нинди матур әйберләр ясап куялар. Шулай ук йортлар каршына клумбалар ясап, төрле-төрле чәчәкләр утырталар - ди ул, сөенеп.

Николай Ильич Кутузов көн саен үзенең участогын карап, әйләнеп чыга, эш барышы белән таныша. Хезмәткәрләре белән аралашып, аларны борчыган мәсъәләләрне чишү юлларын да табарга булыша. Ул халык белән җыелышлар үткәреп, аларның фикерләрен тыңлый. Ел ахырында уздырылган җыелышта узып баручы елга нәтиҗәләр ясап, киләсе елга нәрсәләр эшләргә планлаштыруы белән таныштыра.

Оешмада эшләр гел уңай гына бармый, билгеле. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр дә очрый. Түләмәгән очракта, бу гаиләләргә иң элек кисәтү хатлары җибәрелә, хәл-торыш үзгәрмәсә, ярты елдан соң аларның эше судка тапшырыла икән.

-Эшегездә каршылык, киртәләр очрыймы, ул очракта нишлисез? Ел башында куйган планнарыгызны үтәргә өлгерәсезме?

-Каршылыксыз эш булмыйдыр инде, тик булган вак-төяк проблемаларны тыныч юл белән хәл итәргә тырышабыз. Моңа кадәр куелган планнар барысы да вакытында эшләнеп барды, киләчәктә дә шул рухта эшләрбез, дип, өметләнәм,- ди ул.

Николай Ильич озак еллар фидакарь хезмәте өчен, профессиональ бәйрәме белән бәйле рәвештә, күпсанлы Мактау грамоталары, "За услуги в развитии жилищно-коммунального хозяйства России" медале белән бүләкләнә. "Лучший цветущий двор"" номинациясендә җиңүче дипломы да алар хезмәтенә зур бәя. Эшенә җаваплы карап, аны җиренә җиткереп үтәгән кеше генә мондый бүләкләргә лаектыр.

Ул салдырган тигез асфальт юллар, матур итеп ясалган, күзнең явын алырлык төсләргә буялган балалар мәйданчыкларын күреп, күңел сөенә. Бары үз эшен бик яратып, күңел җылысын салып, аңа җаны-тәне белән бирелеп эшләгән кеше генә куйган максатына ирешә һәм үзенең алдында очраган каршылыкларны җиңеп чыга. Николай Ильич киләчәктә дә эшен шул рухта дәвам итәр һәм үзенең хезмәте белән кешеләрне тагын да сөендерер, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев