Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Булдыралар, ичмаса!

Мамадыш районы Усали мәктәбе укытучысы, безнең актив хәбәрчебез Лидия Пасыева тагын бер куанычлы хәбәр җиткерде

Укучым Оксана Сидорова – минем класс кызы. Шушы арада гына Оренбург шәһәрендә Россия беренчелегенә уздырылган ярышларда җиңеп кайтты. Оксана булдыклы, өлгер, сәләтле кыз. Үзе чибәр, үзе спортсмен, комсомолка булмаса да, җәмәгать эшләрендә актив, биюче, иң мөһиме – уку отличнигы.

Икенче укучым – Виталий Кирушин шушы октябрь аенда гына республикакүләм ярышта беренчелекне алып шаккатырган иде. Монысы да безнең мәктәпкә уку отличнигы булып килде. Болар икесе дә Усали мәктәбенә Албайдан килеп укыйлар. Бу балаларга алга таба спортта да, укудада да зур уңышлар телибез. Мәктәбебезнең йөзек кашы алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!!! Без булдыра торган халык. Без бу укучыларыбыз белэн бик горурланабыз. Аларга укуларында , спорт олкэсендэ зур унышлар телибез