Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтендөнья яшьләре керәшен тамгасын ясады фото

14-22 октябрь көннәрендә Сочида Бөтендөнья яшьләре һәм студентлары фестивале уза. Чарага җир шарының төрле почмакларыннан 20 меңләп актив кызлар һәм егетләр җыелган. Фестиваль кысаларында, делегатлар Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда да булдылар. Кунаклар башкалабызда "Мәдәният бизәкләре" III республика этноконфессиональ фестивалендә катнаштылар һәм күпмилләтле Татарстанда культуралар төрлелеге белән таныштылар.

Йөз кешелек чит ил делегациясенә, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында, күннән өчпочмаклар, чуаш хатын-кыз баш киемнәре, мордва халык бизәкләрен аппликацияләү, рус халык саклавыч-куркачларын әзерләү һәм татар түбәтәйләрен бизәү буенча масстер-класслар узды. Керәшеннәрнең "саклавыч тамга"сын керамикага төшерү мастер-классын республика керәшен җәмгыятенең "Бәрәкәт" яшьләре бүлеге активисткасы Лариса Спиридонова күрсәтте. Чит илләрдән килгән делегатлар үзләре дә, зур кызыксыну белән, кечкенә тәлинкәләргә безнең керәшен тамгасын төшерделәр.

Кунаклар, шулай ук, керәшеннәргә дә аерым игътибар бирелгән "Күпйөзле Татарстан", "Хәзерге Татарстан" дип исемләнгән фотокүргәзмәләрдә дә булдылар. Делегатлар республикада гомер итүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре белән танышып кына калмый, милли ашлары белән дә сыйландылар. Зур чарада төрле дин вәкилләре дә катнашты.

Матур очрашу кичәсенең иң якты мизгелләре буларак, күпмилләтле концерт программасы оештырылган иде. Анда Идел буе һәм Кавказ мәдәниятләреннән микслар, Азия һәм Африка илләре культуралары яктыртылды. Халкыбызның йөзек кашы булган "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбленең матур чыгышлары да тамашачы күңеленә май булып ятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев