Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтен Россия керәшеннәре җырыу әйтте

29 ноябрь көнне Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Керәшеннәр җырыу әйтә" III Бөтенроссия фестиваль-конкурсы узды.

Фестивальнең төп оештыручысы һәм башлап йөрүчесе Татарстанның халык артисты, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов.

Бәйрәмгә Россиянең 4 төбәгеннән - Башкортстаннан республикасыннан, Чиләбе, Самара һәм Иркутск өлкәләреннән фольклор ансамбльләр килгән иде.

Моннан кала, фестивальдә Татарстанның Әлмәт, Кукмара, Чистай, Яңа Чишмә районнарыннан, Мамадыш, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләреннән фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.

Ерак араларны якын итеп, фестивальгә җыелган 200 гә якын катнашучы иртәнге сәгать тугыздан бирле җыру әйтте. Кичке гала-концерт та аншлаг белән узды. Фольклор ансамбльләре башкарган күңел кылларын тибрәткән җыруларны, дәртле биюләрне халык бик җылы каршы алды.

Гадел жюри членнарын һәм тамашачыларны үзләренең кызыклы һәм үзенчәлекле чыгышлары белән Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Кассель авылы "Ностальгия" фольклор ансамбле таң калдырдырды. Алар Гран-прига лаек булды. Беренче урынны Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылыннан килгән "Сөнәкәй" фольклор ансамбле алды. Икенче урын Чаллы шәһәренең "Карендәшләр" һәм Яңа Чишмә районының Ленино авылы "Сүрәкә" ансамбльләренә бирелде. Калган коллективлар өченче урынны бүлештеләр. Җиңүчеләр диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнде.

Ә инде бәйрәмнең йөзек кашы - җырактагы җакын туганнарыбыз - 4,5 мең чакрым җирдән, Иркутск өлкәсенең Нукут районы Хареты авылыннан поезд белән өч тәүлек буена килгән "Туган авылым" фольклор ансамбле җырчылары булды.

Сезнең игътибарыгызга фестивальдән фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Видеоязмада Чиләбе өлкәсе Нагайбак районы Кассель авылы "Ностальгия" фольклор ансамбле чыгышы. Нагайбак халык җыры "Туган җир сагышлары".

Тулырак материалны газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Бөтен Россия керәшеннәре җырыу әйтте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев