Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек”тә эшләү – зур бәхет

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле Татарстанда республика дәрәҗәсендәге иҗат төркемнәре арасында иң яше һәм атамасы булган бердәнбер труппа. Ул керәшеннәрнең тормыш-көнкүрешен чагылдыру, этник традицияләрен яктырту һәм саклап калу максаты белән оештырыла. Артистлар сәхнәләштергән күренешләр, җырбиюләр, борынгыдан килгән музыка уен кораллары аша керәшеннәрнең тарихи-мәдәни мирасын тәкъдим итү белән бергә, кием, бизәнү әйберләренең...

"Бәрмәнчек" ансамбленең орлыгы 2003 елның 11 апрелендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм керәшеннәрнең иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу вакытында салына. Шул ук елның көзендә Казан дәүләт һәм сәнгать университетының Милли сәнгать институты базасында ансамбль өчен махсус студентлар кабул ителә. Араларында бүген инде төркемнең әйдәп баручыларына әйләнгән вокалист Оксана Дмитриева, баш хормейстер Эльвира Камалова, шулай ук Снежана Абрамова, Сергей Гладков, Алексей Савельев һ.б. була. Алар мәш килеп үз халкының мәдәният казанында кайнаса да, күбесе академик тавыш белән җырлый, ә төркемгә этник тавышлы җырчылар кирәк була. Шуңа күрә Мәдәният университеты тагын берничә ел дәвамында "Бәрмәнчек" өчен махсус студентлар кабул итә әле. Бу эшләрнең башында Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә керәшеннәрнең визит карточкасына әйләнгән кеше, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорист-этнограф Геннадий Макаров тора. Аңа төркемнең җитәкчесе вазифасын тапшыралар.

Ансамбльгә ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә дәүләт статусы 2008 елда гына бирелә. Бу эшләрдән Керәшеннәр оешмасы һәм аның рәисе "Ак Барс" Холдинг" компаниясе генераль директоры Иван Егоров та читтә калмый. Дәүләт статусы алгач, төркемнең үз оясын кору мөмкинлеге барлыкка килә. Казан медико-инструменталь заводының Нариманов у рамындагы элеккеге бер корпусын алар карамагына тапшыралар. Әмма хәзер инде анда узган көннәрне артистлар куркыныч төш кебек искә аладыр, мөгаен. Чөнки ш артлар ш әптән б улмый. " Мине директор итеп декабрь аенда билгеләделәр,- дип сөйли ансамбльнең директоры Артур Поляков.- Хезмәткәрләр белән танышырга килгәндә алтынчы катта урнашкан тәрәзәсез бүлмәдә, пластмасса урындыкларда туңып, җылынырга тырышып, кайнар чәйле чынаяк тотып утыралар, язарга каләм дә, кәгазь дә юк иде. Өстәвенә, киләсе ел өчен бюджет та кабул ителгән, без анда эләкмәдек. Ансамбльнең исеме булса да, йөзе юк, аны ясау да зарур иде. Таныш-белешләр ярдәме белән эмблемага бәйге игълан иттек, рәсми сайтыбызны а чтык. Аллага шөкер, бүгенге көндә бөтен нәрсәбез бар, үзебезне танытып яшәргә һәм эшләргә генә кирәк". Әйе, хәзер инде төркемнең хәтта үз бинасы бар, тик әлегә ул төзекләндерү этабында гына. Артистлар ел ахырына шунда күчәргә хыяллана. Ансамбль исә вакытлыча заманында мәшһүр Шәрык клубы булган йортта сыенган. Дөрес, аларга эшләп торырга нибары өч кенә бүлмә биргәннәр. Иллегә якын кеше бик рәхәтләнеп шунда сыйган һәм тулы көчкә иҗат итә. Бүлмәләрнең берсендә директор, сәнгать җитәкчесе, администратор утыра, костюмнар, уен кораллары, декорация саклана, шунда ук оркестрның репетицияләре үтә. Икенчесендә - хор, өченчесендә хореография төркеме күнекмәләр уздыра. Утыздан артык кеше кечкенә генә бүлмәдә репетиция ясауларын күз алдына китерүе авыр, билгеле. Ләкин күңеле киң булса сыешасың икән. Кем әйтмешли, бии белгәнгә бер такта җитә, бии белмәгәнгә йөз такта да аз. Алай гына да түгел, җылы, дустанә мөнәсәбәт, якты киләчәккә зур өмет сизелә биредә. Хәер, ансамбльнең исеменә күрә җисеме инде. Геннадий Макаров уйлап тапкан "бәрмәнчек" исеме җиһанга яз килүгә беренчеләрдән булып бөреләнә торган талны аңлата. Аны кайбер якларда тал песие, диләр әле. Ул - язгы яңарыш символы. Керәшеннәрдә яз көне, Олы көн (Пасха) алдыннан "Бәрмәнчек атнасы" бар. Шул атнадан яңа бөреләнгән бәрмәнчек чыбыклары белән, ырымнар әйтеп, балаларга, малларга җиңелчә генә суккалап алалар. Бу сихәт бирә, кыш буе җыелган торгынлыкны, авырлыкны куып тарата. Гүя, ансамбль дә менә инде ун елга якын бернинди рухи авыруга бирешмичә яши.

Әйе шул, эчең пошса, музыка уйна, уйный белмәсәң, уйнаганны тыңла! Бүген "Бәрмәнчек" ике юнәлештә эшли - хәзерге уен коралларында борынгы көйләрне башкару һәм борынгы уен коралларын сәхнәдә тергезү. Геннадий Макаров әйтмешли, борынгы коралларның мөмкинлекләре чиклерәк. Чөнки халык хәзер баян, бас гитара, флейта ише уен коралларына күнеккән. Шуңа да ул, "Бәрмәнчек"тә думбыра, кыл кубыз, гөсләләр күбрәк күрсәтелсә, күңел сөенер генә иде. Әлеге уен кораллары тамашачыга да кызыклы",- ди. Әлбәттә, ансамбль бу юнәлештә зур эш башкара. Шул ук Геннадий Михайлович гыйлеме, тәҗрибәсе белән генә түгел, матди яктан да труппаны баетып тора - үзенең думбыраларын, гөсләләрен бирегә ташый. Шуларга карап, Чуашстанда яшәүче бер остага тагын өч гөслә ясарга күптән түгел заказ биргәннәр.

Репертуар да төп Геннадий әфәнденең эзләнү-табышларына нигезләнә. Аның экспедицияләргә йөреп, керәшеннәрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында бай мәгълүмат туплавын күпләр белә. "Геннадий Макаров илленче, алтмышынчы елларда яздырган җырларны безгә алып килә дә, язмадан тыңлап, уен коралларына салабыз,- ди Артур әфәнде. - Һәр төбәкнең берсеннән-берсе матур үз җырлары бар. Быел менә репертуарга Кайбыч районы Иске Тәрбит авылы такмакларын өстәдек. Алар дәртле дә, мәгънәле дә, тамашачыны үз эченә бөтереп кенә ала. Бу такмакларны тыңлаганда да, башкарганда да йөрәк сикереп чыгардай булып тибә. Геннадий Михайлович ел саен уза торган "Туым жондозы" республикакүләм балалар фестиваленең жюриенда да утыра. Шунда да җим чүпли. Анда катнашучылар үзләре яшәгән җирлекнең җыр-биюләрен алып килә. Күңелгә хуш килгәннәрен яздырып алып, шулай ук репертуарга кертәбез. Максатыбыз - керәшеннәрнең милли-тарихи мирасын киләчәк буынга тапшыру һәм башкаларга да лаеклы итеп җиткерү. Безнең кем икәнебезне белсәләр дә, әлегә күпләр мәдәниятебез белән таныш түгел. Шуны башкаларга күрсәтергә тырышабыз, керәшеннәр өчен генә яшәмибез".

"Бәрмәнчек" - республикабыз районнарында да, Мордовия, Башкортстан, Чабаксар, Чиләбе кебек чит төбәкләрдә, Магнитогорск, Новосибирск кебек шәһәрләрдә көтеп а лынган к унак. Босния, Төркия шикелле илләрдә дә булганнар, хәзер менә Болгариягә сәфәр кылырга әзерләнәләр. Гастрольләргә йөргән чакта җирле фольклор белән танышырга, җырлар, көйләр, бию элементлары "тотып алырга" тырышалар. Шунысы сөенечле: ансамбльдә хезмәт куючыларның яртысыннан күбесе яшьләр һәм алар җан җылысын биреп, иҗат дәрте белән эшли. Күбесе консерватория белемле булу да эшчәнлектә чагылыш тапмый калмый. Керәшен мәдәниятен яктыртуга карамастан, араларында төрле милләт вәкилләрен күрү дә үзенә күрә бер хикмәт. Урыс, татар, удмурт, хәтта калмык егете дә бар биредә. Баш дирижер Эрдни Зулаевич Чавлинов Калмыкиядән Казан консерваториясенә килгән җиреннән биредә төпләнеп калган. "Керәшен мәдәнияте мавыктыргыч, кызык, иң мөһиме, дәртле. Безнең ансамбльдә эшләү - зур бәхет,- ди Артур Поляков. - Ә дәүләт ансамбле буларак яшәү җиңел. Мәсәлән, узган ел ТР Президенты Гранты отып, шул акчаны чит төбәкләргә чыгу, яңа костюмнар тектерү, уен кораллары алуга, яңа куелышлар өчен һ.б. тоттык. Бу - ансамльнең дәрәҗәсен үстерү өчен зур этәргеч".

Бөркетнең канаты очканда ныгыган кебек, Артур Поляков үзе дә ансамбльгә шактый чыныгып килгән егет. Труппаның бербөтен организм булып матур хезмәт итүе аның осталыгына да бәйле. Артур Владимировичның сигез елга якын Г.Камал исемендәге академия дәүләт театрында элеккеге директор мәрхүм Шамил Закиров кул астында баш администратор булып эшләп каешлануын беләбез. Шуңа да яхшы җитәкче булуы очраклы гына түгел. Артистлар белән эшләү серләрен дә, хуҗалыкны алып бару җаен да төптән белә. "Шамил Зиннур улының мәктәбе буенча гына эшлим, аңа гел рәхмәт әйтеп торам, - ди. - Аның миңа биргән тәҗрибәсе һәр гамәл-фигылемдә ярдәм итә. Башланган эшне ярты юлда ташламыйча, ахырына җиткерергә өйрәтте. "Бәрмәнчек"не дә дәүләт ансамбле итеп оештырганбыз икән, аны лаеклы дәрәҗәгә күтәрергә язсын. Әлегә безнең өчен керәшен фольклорын тырышып-тырмашып тамашачыга җиткерү үк - зур казаныш".

Төрле төбәкләрдә гомер итүче керәшеннәр үзләре өчен йөзек кашына әйләнә барган "Бәрмәнчек"кә карап йөз тота. Аларча киенәләр, җырлыйлар, бииләр... Бу инде яшьләргә зур тәрбия булса, олыларга хәтер саклау өчен форсат. Яшьләрне дә иҗатка тарта, өлкәннәрне дә читкә җибәрми, дигән сүз. Җыр-бию исә күңелләргә куаныч та өсти, кемгәдер юаныч та булып тора. "Бәрмәнчек" ансамбленә бары тик уңышлар телисе килә. Ә алар тамашачыны ел да үзләре мәйдан тоткан Питрау җыенына һәм 31 октябрь көнне Казанның Филармония концертлар залында узачак концертларына чакырып кала.

Энҗе БАСЫЙРОВА,

"Идел" журналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев