Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек"ләр Татарстан комсомолларын котладылар - фото, видео

"Бәрмәнчек"ләр Идел буе халыклары киемнәренә киенеп төрле милләт җыруларына тезмә башкардылар

«Комсомол белән аерылышмыйм, мәңге яшь булып калам...» барлык комсомолларның үзенчәлекле гимнына әверелгән әлеге җырның сүзләренә 28 ноябрь көнне В. И. Ленин исемендәге мәдәният йортына, Татарстанда комсомол оешмасының 100 еллыгына багышланган очрашу кичәсенә җыелган йөздән артык комсомол ветераннар бердәм кушылды. Бу турыда "Бәрмәнчек" ансамбленең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтенсоюз Ленин коммунист яшьләр берлеге инде күптәннән яшәүдән туктаса да, алар әлеге истәлекле дата турында онытмыйлар. Моннан тыш, кайчандыр дөньяда иң зур яшьләр оешмасы туган көне, күпләр өчен хаман да яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә.

Концерт кунакларын ветеран комсомоллардан торган «Надежда» үзешчән коллективы, Юрий Когон җитәкчелегендәге Казан шәһәренең «Фантазия» хатын-кызлар джаз-оркестры, «Сәйдәш» бию театры һәм керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле «Бәрмәнчек» котлады. "Бәрмәнчек" ансамбле Идел буе халыклары киемнәренә киенеп төрле милләт җыруларына тезмә башкарды.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев