Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле Әлкинең картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясады

Артистлар "Халыклар дуслыгы" программасына кергән номерларны күрсәтте.

Әлкинең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Бәрмәнчек" Дәүләт керәшен фольклор ансамбленың хәйрия концерты узды. Артистлар "Халыклар дуслыгы" программасына кергән номерлар белән чыгыш ясады, шулай ук сугыш турындагы җырлар башкарды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында.

Бу Татарстан артистларының беренче генә хәйрия сәфәре булмады. Узган айда А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры актерлары "Ялкын" социаль приюты, "Возрождение" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен реабилититация үзәге һәм "Радуга" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яшәүчеләр өчен чыгыш ясады. Ә Чаллы дәүләт курчак театры артистлары "Доверие" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә чыгыш ясады, дип яза Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев