Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле беренче юбилеен билгеләп үтте

Ун еллык эш нәтиҗәсенә йомгак ясаган концертта ансамбльнең беренче көненнән эшләүчеләр бүләкләнде

27 октябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең ун еллыгына багышланган концерт узды. Бәйрәм кичәсенә килгән кунакларны ишектән керешкә җыр-бию белән каршы алдылар.

• “Бәрмәнчек”нең беренче адымнары студентлар җыюдан башланган. Ансамбльгә дәүләт статусы 2008 елның 11 февралендә бирелә. Хәзер “Бәрмәнчек” ансамблен ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков җитәкли.

Күпъеллык һәм намуслы хезмәте, мәдәният һәм сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән Газинур Заһидуллин, Илмир Касыймов, Алмаз Тукманов һәм башкалар бүләкләнде.

Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоров исеменнән котлап, берлекнең башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова беренче көннәрдән бирле ансамбльдә эшләүчеләрне бүләкләде. Аларның кайберләре: Геннадий Макаров, Эльмира Кашапова, Эльвира Камалова, Эрдни Чавлинов, Оксана Дмитриева.

"Бәрмәнчек"не Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре котлап, тамашачыларга биюләрен тәкъдим итте.

“Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев