Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрмәнчек (Ходайның Иерусалимга керү көне)

Әлеге бәйрәм Пасхага бер атна калган якшәмбедә үткәрелә. Бәрмәнчек - керәшен сүзе. Урысчага тәрҗемәсе - верба, ә татарча - тал песие. Бәрмәнчек сүзе "бәргәләү"дән алынган. Ул Евангелиедә тасвирланган бөек вакыйгаларның берсе булып санала.

Бездә аны бәрмәнчек атнасы дип атыйлар. Бу вакытта су буйларында үсә торган таллар бөреләрен кабартып, чәчәк аталар. Песиле талның ботакларын өйгә алып кайтып, сулы савытка утыртырга кирәк. Халыкта, бәрмәнчек белән стеналарны бәргәләсәң, өеңә тынычлык килә, тәнеңә тидерсәң, сихәтләнәсең, дигән ырым яши. Ул ботакларны, мал - туар исән - имин, бәрәкәтле булсын, көтүдән туры өйгә кайтсын, дип, каралты - курага да кыстырып куялар. Тал песие эре булса, тавык-чебеш, каз-үрдәк эре була, дип санаганнар. Бу көнне кешеләр бер - берсенә яхшы теләкләр теләгәннәр, җырлар җырлаганнар. Бәрмәнчек ботакларын чиркәүгә алып барып аруландырганнар. Аны өйгә алып кайтканда, бәрмәнчек такмакларын, җыруларын башкарганнар. Аннан соң, песиле талны изгеләр сурәте каршына куйганнар.

Олы уразаның уртасында, чәршәмбе көнне, кайбер өйләрдә, арыш оныннан кач - күмәчләр (просфора) пешергәннәр. Яшьләр һәм балалар, авыл буйлап, өй тәрәзәләре каршына басып, такмаклар башкарганнар. Өй хуҗалары аларны күмәчләр белән сыйлаган. Кайвакыт җыручыларны эрегән кар суы белән коендырганнар. Аны чокыр төпләреннән җыеп алганнар. Әлеге кар суы савыгу, арулану һәм начар көчләрдән саклану өчен файдалы, дип ышанганнар. Олы Уразаның дүртенче атнасында (шулай ук аны Качка башыру бәйрәме дип тә әйтәләр) пешерелгән кач - күмәчләрне чиркәүгә аруландыру өчен алып барганнар. Ә соңыннан, аларны ваклап, әз-әзләп мал-туар азыгына салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев