Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле Балык Бистәсе районында хәйрия концерты бирәчәк

Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия проекты кысаларында тормышка ашырыла

20 сентябрь көнне “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Балык Бистәсе районында “Акчарлак” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында хәйрия концерты бирәчәк.

“Йөрәктән йөрәккә” проекты кысаларында, “Бәрмәнчек” ансамбле агымдагы елның һәр кварталында хәйрия концертлары куярга тиеш. Питрәч районының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында һәм Яшел Үзән районының “Идел” республика реабилитация үзәгендә “Бәрмәнчек” андый чаралар уздырды инде. “Соңгы хәйрия концерты Тәтеш районының картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узачак”,- дип хәбәр итә “Бәрмәнчек” ансамбле администрациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев