Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрмәнчек бакчасы" фестивалендә чыгыш ясаячак коллективлар исемлеге билгеле булды

Фестиваль керәшен шагыйре, священник Яков Емельяновка (Җәрчы Җәкәү) 170 ел тулуга багышлана.

8 сентябрь көнне Свияжск тарихи-мәдәни утраучыгында узачак “Бәрмәнчек бакчасы” (“Вербицы сад”) II Республика керәшен православие мәдәнияте фестиваленә 12 фольклор коллектив киләчәк. 
Фестивальнең программасы буенча, катнашучылар ике төрле характердагы җырыу башкарачаклар: берсе иман җыруы булса, икенчесе – театральләшкән композиция. Чыгышларга берничә номинация буенча бәя биреләчәк. Бу — вокал жанры (соло башкару), вокал жанры (коллектив белән башкару) һәм православ йола, тарих, риваятьтән театральләшкән күренеш. 

Фестивальгә килүче коллективлар исемлеге:
Алабуга районының Шүрнәк авылыннан “Сүрәкә” фольклор ансамбле; 
Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан “Тәңкәләр” балалар фольклор ансамбле; 
Яңа Чишмә районы Ленино авылыннан “Сүрәкә” фольклор ансамбле; 
Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылыннан “Инешкәй” балалар фольклор ансамбле;
Менделеевск районы Иске Гришкин авылыннан “Бигәшкәй” фольклор ансамбле;
Алекссевск районы чаң кагучылары һәм православ ансамбль;
Алексеевск районы Кр.Баран авылыннан “Бәрәнҗәр” ансамбле;
Әлмәт районы Илтән-Бута авылыннан “Илтәнем” халык ансамбле;
“Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле;
Кукмара районы Балды авылыннан “Кырзась сюлэмъес” (“Җырлаучы йөрәкләр”) удмурт фольклор ансамбле;
Киров өлкәсе Малмыж районы Носла авылыннан “Носла сандугачлары” коллективы;
Теләче районы Субаш авылыннан “Нардуган” фольклор ансамбле. 

Фестиваль “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның бәхиллеге белән Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы ярдәмендә үткәрелә.
Фестивальнең төп максаты – балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларны дини һәм этник сәнгатьтә музыкаль-поэтик, декоратив-гамәли иҗат кыйммәтләре белән таныштыру; Татарстан керәшеннәренең чиркәү җырлары, шигъри, тел традицияләрен саклау һәм үстерү; хор төркемнәренең башкару осталыгын үстерү, чиркәү һәм фольклор коллективларының репертуарын киңәйтү.
Чараның программасы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышын, шигырь сөйләүчеләр, иман җыры башкаручылар бәйгесен, кул эше осталарының иҗат җимешләре тәкъдим ителгән күргәзмәне үз эченә ала.
Башлана 13.00 сәгатьтә
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев