Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле Удмуртиянең Грахов районында зур концерт бирде фото

13 ноябрь көнне "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле Удмуртия республикасының Грахов районында зур концерт бирде. Мәдәни чараларга сусап яшәүче граховлыларга ансамбль керәшен җыр-биюләрен генә түгел, Идел буе халыкларының мәдәниятен дә тәкъдим итте.

Грахов халкы өчен бу көтеп алынган вакыйга булган - "Бәрмәнчек"ләрнең иҗатын күрергә зал тутырып килгәннәр, ансамбльнең һәрбер чыгышын зур алкышларга күмгәннәр.

Концерт башлангынчы, фольклор ансамблебезгә Грахов районының "Ашальчи Оки" дип исемләнгән туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырганнар - Удмуртиядә гомер итүче карендәшләребезнең көн-күреше, тарихы, мирасы белән таныштырганнар.

"Бәрмәнчек" ансамбленең Грахов районына концерт программасы белән әле беренче тапкыр баруы. Шулай да, ансамбль артистлары, шушы төбәктә яшәүче керәшеннәрне генә түгел, бүтән милләт вәкилләрен дә, бер күрүдә үзләренә гашыйк иткәннәр.

Юлия ГУБИНА

Алиса Спиридонова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев