Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле иләк, бәләк һәм самовар морҗасыннан көй чыгарды ФОТО

Кичә "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор керәшен ансамбле яңа концерт сезонын ачты.

"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концерты азагына кадәр бер тамашачысын да югалтмады. Алып баручы концерт тәмамлануын игълан иткәч тә, халык артистларны озак алкышлап басып торды әле.
 
Концерт Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтте. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор керәшен ансамбленең сезон ачылу концертын онлайн күрсәтте.
 
Концертның беренче бүлеге нагайбак казаклары мәдәниятенә багышланса, сугышка озату һәм каршы алу күренешләрен сәхнәләштерсә, икенче бүлеге республиканың керәшен авылларыннан җыелган җырлардан төзелгән иде. Сәхнәгә Татарстанның Мамадыш, Менделеевск, Кукмара, Кайбыч, Лаеш районнарыннан җыелган фольклор материалларын эшкәртеп әзерләнгән композицияләр чыгарылды.
 
Ансамбль фольклор материалын төрлечә бизәп бирде. Биредә чиста этно да, эстрадалашкан номерлар да, фолк-рок стиле дә, хәтта музыкасыз гына тыпырдау да бар иде. Соңгы җиде композиция "Хмельная ворга" этно-рок-фолк төркеме белән берлектә башкарылды.
 
Лаеш районының Ташкирмән авылы фольклор материалы нигезендә куелган "Тыпырдап бию" композициясе аеруча җылы кабул ителде. Бу фольклор композиция халыкара фольклор фестивалендә Европаны таң калдырган. Ансамбль артистлары сәхнәдә балта, самовар морҗасы, бауга эленгән шешә, иләк, бәләк, уклау һәм табагачтан көй чыгардылар. "Без ул композиция белән Болгариягә фольклор фестиваленә дә барган идек. Россиядән бик уникаль коллектив килгән дип карадылар", дигән иде концерт алдыннан оештырылга матбугат конференцияседә ансамль җитәкчесе Артур Поляков.
 
Тагын бер аеруча яратып кабул ителгән номер - "Өмә көе". Солистлар - ансамбльнең хормейстеры Эльмира Камалова һәм сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова җырны шотланд волынкасына кушылып башкардылар. Ә ансамбль солисты Александр Игнатьев "Маруся" җырын бөтенләй заманча эстрадасына якынайтып бетергән иде - ул бүгенге татар эстрадасы артистлары яратып кулланган "дуслар" сүзен кабатлап, тамашачыдан куллар чаптырып, чын заманча эстрада стилендә башкарды.
 
Тагын бер уникаль номер - Тукай районы Мәләкәс авылында эшләп килүче "Питрау" балалар ансамбле чыгышы. Алар "Өй саклау" вокаль-хореографик композициясе белән чыгыш ясадылар.
 
"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор керәшен ансамбле сезон ачылу концертында үзенең хореографы Камил Байбиков истәлегенә "Чабаталы степ" хореографик композициясе премьерасын тәкъдим итте.

Хореографик композициянең авторы Камил Байбиков мәрхүм инде. Бию соңрак - аның вафатыннан соң куеп бетерелгән. "Костюмнарның эскизларын Камилнең әнисе Роза ханым Байбикова ясап, үзе тегеп тә бирде. Камил әлеге биюне куеп йөргәндә, костюмнары нинди булачагын әнисе белән уртаклашкан булган икән", - дип аңлатты ансамбль директоры Артур Поляков "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Ансамбль концертына Камал театрында озак еллар дәвамында тегү цехы мөдире булып эшләгән Роза Байбикова үзе дә килгән иде. Коллектив Камил Байбиков истәлегенә видеоальбом әзерләгән һәм аны чәчәкләр белән бергә Роза Байбиковага тапшырды.

 
Концертның икенче бүлеген Тинчурин театрының танылган артисты Артем Пискунов алып барды. Концертның ике бүлегендәге егерме сигез номер бер тында каралды. Концертның режиссеры - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин.
 
"Мондый концертны караганда, керәшен булуыма горурланып утырдым", диде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Семен Федоров концерт тәмамлангач.
 
"Татар-информ", Рузилилә Мөхәммәтова
 
Рамиль Гали фотолары
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев