Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады - Видео, Фоторепортаж

"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле күптән түгел Болгариянең Бургас шәһәрендә узган кырык бишенче Халыкара фольклор фестиваленнән кайтып төште.

Бургас шәһәренә 21-25 август көннәрендә дөньяның 12 иленнән (Грузия, Сербия, Словакия, Россия, Болгария, Польша, Германия, Судан, Румыния, Индия, Греция, Вьетнам) килгән колоритлы фольклор коллективларның чыгышын күрергә меңнәрчә болгарияле һәм аның кунаклары җыелган.

Фольклор фестивальдә милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирелә. Шуның белән ул халык күңелен яулый. Анда үз халкының мәдәни мирасын яхшы яктан күрсәтергә тырышкан хореограф, вокал, инструменталь коллективлар да чыгыш ясый.

Фестиваль, гадәттәгечә, һәрбер илнең үз халык җырулары һәм биюләре ритмында катнашучылар парадыннан башланып киткән. Шулай итеп, тамашачылар монда салмак славян көйләрен дә, Индия халыкларының экзотик җырулары һәм биюләрен дә, сербларның дәртле ритмнарын һәм башка халыкларның милли мәдәниятен дә тамаша кылганнар.

Төп вакыйгалар диңгез ярларыннан җиде чакрымга сузылган Диңгез паркында урнашкан Җәйге театр сәхнәсендә узган. Театр залы үзенә 2500 тамашачыны сыйдырган.

Фестивальдә Россия данын "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле яклаган. Дөнья буенча җыелган 11 ил белән берлектә, "Бәрмәнчек" ансамбле халкыбызның бай милли мәдәниятен күрсәтеп, күпләрдә соклану хисләре уяткан.

Бу хакта тулырак язманы газетабыз битләреннән укырсыз, әлегә Бургастан видео һәм фоторепортаж тәкъдим итәбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

“Бәрмәнчек” ансамбле Болгариядә Россия данын яклады - Видео, Фоторепортаж

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев