Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтенең беренче лидеры әти булды

Кичә, 28 сентябрь көнне, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы “Бәрәкәт” яшьләр бүлегенең беренче җитәкчесе Александр Долгов әти булды

Бу хакта ул Инстаграм социаль челтәрендә  “Көз кызы / Осенняя девочка” дип язып, хәбәр итте. Тормыш иптәше Алина белән бергә төшкән фотосын да куйган. Яшьләр узган кышта туй ясадылар.  

Александр “Бәрәкәт” керәшен яшьләр хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе, өч ел буена аның лидеры булды. Бүгенгесе көндә Саша Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында белем ала. Алина керәшен җәмәгатьчелегенә “Туым жондозы” конкурс-фестивалендә халкыбызның җыруларын башкарып, җиңү яулаган кыз буларак таныш. Фольклорчы, галим Геннадий Макаровның укучысы һәм көнчыгыш телләре тәрҗемәчесе.

Яшьләрне кызлары туу белән котлап, нык саулык, гаилә бәхете телибез.

Фото Александр Долговның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев