Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонованың бүген туган көне

Бүген, 25 июнь көнне, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонованың туган көне.

Күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзле, кояштай балкып торучы Алисабыз инде менә ничә еллар керәшен яшьләре хәрәкәтенең нәкъ үзәгендә кайный. Яшь буын белән халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнеп, бай культурасын саклап калуда зур эш башкара. Этнолагерь, фестиваль-конкурслар, иҗади кичәләр, очрашулар, форумнар, кызыклы квестлар - берсе дә Алиса түтидән башка узмый. Шул ук вакытта редакциябезгә килеп, "Туганайлар" хезмәткәрләренә булышырга да өлгерә. Болардан кала ул Россия һәм Республика күләмендә уздырылучы форум-җыеннарда катнашып, керәшен халкын таныта. Республика яшьләр Ассамблеясе уздырган чараларда да актив эш башкара.

Яшьләр булган борчу-шатлыклары, хәтта, эч серләре белән бүлешергә дә Алиса янына ашыгалар. Ул аларны тыңлап, һәрвакыт ярдәм итә, үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән көч, дәрт бирә.

Алиса, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да шулай ярдәмчел, яхшы, шат күңелле булып кал. Сиңа озын, матур гомер, нык саулык телибез. Барлык хыялларың тормышка ашсын, яңадан-яңа үрләр яуларга язсын сина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев