Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бриллиантлы Чүк

26 июнь көнне Балык Бистәсенең Казаклар Чал­лысы һәм Иванай авыл­ ларын берләштергән Чүк бәйрәме гөрләде. Суббота ике авылда гармун тар­тып, авыл көен сузып яшьләр яулык җыйды.

Кичен гадәттәгечә кичке уен вакыты. Ни кызганыч, Каз Чаллы инде кичке уенга чыгуның ни икәнен онытып бара. Иванайда әлеге йоланы әле онытмыйлар. Оештыручыларга рәхмәт, җаваплы кешеләр үз эшләренә салкын караганда, әлеге җыеннар хәтергә генә уелып кала.

Урман аланында нинди күңелле җыен! Күптән күрмәгән дус-туганнарны нәкъ шушында очратасың. Буыннан-буынга килгән бәйрәм төрле почмакларга сибелгән авылдашларны үз куенына җыя.

Оештыручы спонсорлар да инде күптән авыл халкы, кайткан кунаклар. Һәркем кулыннан килгән кадәр бүләген мәйдан түренә менгереп утырта. Шунысын да әйтми булмый, инде дүртенче ел рәттән көрәштә калган төп батырга бүләкне, Иванай авылында туып, бүгенге көндә Якутия якларында яшәп, эшләп ятучы Николай Храмов тапшыра. Ул да булса - якут бриллианты. Күрәсең, әлеге бриллиантның тарту көче шәп эшли, елдан-ел көрәштә катнашучылар саны арта бара.

Быел Коля дәдәй бигрәк тә юмартланган. Бер бриллиант урынына дүртне алып кайткан! Берсе мәйдан батырына булса, икенчесе ел саен бәйрәмнең генә түгел, авылыбызның көзгесе булган Татарстанның халык артисты, бәйрәмнең алып баручысы Олег Фазылҗановка эләкте. Өченчесе күрше авылның җырчы сандугачы Азат Маловка, ә дүртенчесе иң ерактан кайткан бәйрәм кунагына тапшырылды. Әле моңарчы күрелмәгән әлеге күренеш күпләрдә кызыксыну уятты. Киләсе елга бриллиантлар саны артырмы? Алар кемнәргә эләгер?

Аллага шөкер, быелгы Чүк бик матур узды, халык та күп җыелган иде. Икенче елга ни буласын киләчәк күрсәтер. Ә аңа кадәр, һәммәбезгә дә тыныч-имин көннәр һәм шатлыклы очрашулар язсын!

Надежда ТОКРАНОВА,

Балык Бистәсе районы,

Иванай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев