Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Браво, Олег дәдәй!

Олег дәдәй дә иллесен тутырды!.. Датасы 10 мартта булган иде, тантанасы 22 октябрь көнне Галиәсгар Камал театрында аншлаг белән гөрләде

Шөкер, һәрьяклап күркәм чагы. Дәдәй, дим – гади сүз түгел ул, бары тик якын һәм үз кешеңә генә шулай хөрмәтләп дәшәләр. Без, тирәсендә бөтерелеп йөрүче яшьләр дә, Олег дәдәйне шулай яратабыз. Барысы да ярата! Карендәшебезне котлап килгән тамашачысы аны чәчәкләргә һәм алкышларга күмде.

Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановның 50 яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе театральләшкән тамаша белән башланды. Имеш, театрның җитәкчелеге белән хезмәткәрләре артистның юбилеена әзерләнә. Камаллылар һәрвакыттагыча үрнәк һәм дәрәҗәле. Сценарий да нәкъ Олегча, җиңел, урыны белән очлы сүзләрен дә кыстырганнар. Бигрәк тә алып баручы булган, завхоз ролендәге Фәннүр Мөхәммәтҗановның Олег Фазылҗановны “Татарстанның атказанган, Түбән Каманың халык артисты” дип сәхнәгә чакыруын, тамашачы дәррәү килеп, хуплады. Артист үзе дә иҗатының күтәрелеш чорын Түбән Камада булды, дип саный. “Олег сәхнәгә чыгып, бер сүз әйтергә дә өлгерми, аның образыннан ук, тамашачы егылып көлә башлый иде”, - дип искә алалар аны бу шәһәрдә.

Юбилей кичәсендә актер көчле һәм якты рольләр башкарган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. “Телсез күке” – Камал театрының легендар спектакльләре исемлегендә. Күке Зарифы образы – актерның иң күренекле рольләренең берсе. Кичәдә артистның тагын “Яшь йөрәкләр”, Мулла”, “Диләфрүз – Remake” спектакльләрендәге образларын да искә төшердек.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Олег Фазылҗановны могҗизалы кеше дип, ачык күңелле булуына басым ясады. Карендәшебез белән гастрольләрдә булган күңелле маҗаралы истәлекләрен дә яңартып, театрда “алтын тавышлы артист” булуын әйтте.

Чыннан да, Олег Фазылҗанов соңгы елларда үзен җыр өлкәсендә дә сыный башлады. Юбилей кичәсе дә артист башкаруындагы моңлы һәм дәртле керәшен җырлары белән үрелеп барды.

Актерны Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды җитәкчесе Нурия Хашимова белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котладылар. Карендәшебезгә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

Тантана көнне Камал театры керәшеннәр белән тулды, дип шаярттылар. Халкыбызның асыл затын котлап, Теләче, Питрәч, Мамадыш, Алабуга, Түбән Камадан ук карендәшләр җыелган иде. Ә менә якташлары Балык Бистәсе Казаклар Чаллысы авылы халкы аеруча нык әзерләнеп, зур горурлык хисләре белән килгән. “Нур” ансамбле залны җырлап әйләнгәннән соң, яраткан авылдашларына кочак-кочак күчтәнәчләрен тапшырды. “Бездә узган бөтен бәйрәм чараларын Олег алып бара, көтеп алабыз аны”, - дип, рәхмәт белдерде авыл җирлеге башлыгы Иван Ананьев. Беренче укытучысы Татьяна Максимова артистның әнисен Матрена түтине дә искә алды. “Олег минем яраткан укучым да, авылдашым да, күршем дә, артистым да. Аның сәләте мәктәп елларыннан ук күренә иде. Алдыннан тартучысы да, артыннан этүчесе дә булмады, барысына да үз тырышлыгы белән иреште. Безнең өчен ул - “керәшен халык артисты”, - дип, укучысына саулык һәм матур тормыш теләде.   

Олег Фазылҗанов Республика керәшен иҗтимагый оешмасы проектларында да актив катнаша. Бу турыда оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова билгеләп үтте. “Яратып, олылап, тау итеп килдек. Ул – нәселебезнең асыл заты, туганаебыз. Киләчәктә дә зур дәрәҗәләргә ирешергә, тагын да яктырак йолдыз булып балкырга язсын”, - дип котлады ул. Оешма җитәкчесе Иван Егоров исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Остазлары – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артистлары Николай Дунаев белән Илдар Хәйруллин Олег Фаруковичның үткен телле булуын билгеләп үттеләр. Тормыш иптәше Алсу һәм дүрт балалары белән иминлектә, матур яшәүләрен теләделәр.

Курсташлары да онытылмас, күңелле студент елларын искә алып, җылы сүзләр әйтте. “Безнең курс шуның кадәр дус-тату, бер-беребезгә һәрвакыт терәк булдык. Олег – Марсель абый Сәлимҗановның  иң яраткан укучыларының берсе иде. Ул, безнең арабыздан, Камал театрына аяк басучы беренче студент булды”, - дип сөйләде Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова.

Түбән Кама татар дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиев сабакташы Олег Фазылҗановны үзләренә кунакка чакырды. Иҗатташ дуслары – Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев һәм Галина Казанцева, Башкортстанның атказанган артисты Сагыйдулла Байегет, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, мамадышлы Валерий Шрыковның чыгышлары да кичәне тагын да җанландырып җибәрде.

Өч сәгать барган иҗат кичәсе сизелми дә узды. Рәхәтләнеп ял иттек, сокланып утырдык. Бәйрәм шәп буласына ышанып бардык, ләкин болай ук булыр, дип уйламаган идек. Браво, Олег дәдәй!


Юбилей кичәсеннән фоторепортаж һәм видео карагыз

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотосы, фотограф - Салават Камалетдинов


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев