Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бордының мәдәният йорты танымаслык булып үзгәрде

Республика программасы ярдәме белән Тукай районының Борды авылында мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелгән. Төзекләндерелгән объектны ачу тантаналарында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты, дип яза "Якты юл" газетасы.

Бордылылар да кунакларны чын бәйрәмчә итеп каршы алды. Ипи-тоз, чәкчәк, самовар кайнап торган чәй өстәле әзерләнгән иде. Фольклор коллективлар үзешчәннәре иң матур җыр-биюләрен бүләк итте. Мәдәният йортының искесе генә төзекләндерелгән димәссең, өр-яңа бина калкып чыккан кебек. "Клуб - бар авылның җыелу урыны. Ул эшли икән, җирлектә тормыш дәвам итә дигән сүз. Авылыгызда һәрчак тынычлык булсын, яңартылган мәдәният йорты сезне берләштереп торсын", - дип үз теләген белдерде Минсәгыйть Шакиров Борды авыл җирлегендә яшәүчеләргә.

Авылның мәдәният йорты 1982 елда төзелгән булган. Әлбәттә, зур итеп, иркен итеп салынган. Ләкин шушы 35 ел эчендә шактый тузган, иң кыены - җылылыкка туймаган. Кышын үткәрелә торган авыл җыеннарында монда калын туннар һәм киез итекләрдән башка утыру мөмкин дә түгел иде. Район башлыгы Васил Хаҗиев бу бина Борды авыл җирлегендә яшәүчеләрнең рәхәтләнеп ял итү, бер гаилә кебек җыелу урыны булсын, дип теләде.

Җирлек башлыгы Роза Әбделмәнова да авылдашларын әлеге сөенечле вакыйга белән котлады, мәдәният йорты җылысына күңел җылысын да кушып, матур бәйрәмнәр үткәрербез, бинабыз буш тормас дип ышандырды.

Биредә ремонт гыйнвар аенда ук башланган иде инде. Ике катлы бинаның бүген фойедагы идәненнән башка кул тимәгән бер генә урыны да калмаган. Барлык бүлмәләрнең, тамаша залының түшәм-стеналары, идәннәре яңа төс алган. Тамаша залына яңа урындыклар алырга һәм сәхнәне киендерергә авыл җирлеге бюджеты ярдәм иткән. Мәдәният йортында ук авыл китапханәсе дә урнашкан. Анда бүген 12 меңнән артык китап исәпләнә. Монда да бар җиһаз яңа, балаларга уку өчен махсус урыннар булдырылган, җылы, матур.

Мәдәният йорты каршында бүген өлкәннәрнең "Туганайлар" һәм балаларның "Борды-Чишмә" фольклор ансамбльләре эшләп килә. Соңгысы әле узган ел гына оешып, инде район гына түгел, республика дәрәҗәсендә призлы урыннар алырга өлгергән коллектив. әзер шөгыльләнергә барлык шартлар булды. Әкренләп сәхнә киемнәрен дә яңартабыз, узган ел грант отып, шул акчага аппаратура алган идек", - дип билгеләп үтә яңартылган бинаның хуҗабикәсе, 17 ел мәдәният йорты мөдире булып эшләүче Нурия Рамазанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев