Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Борды авылы нинди кунак кабул иткән?

Шушы көннәрдә Тукай районы Борды авылында керәшен этникасы белгече Валентина Максимова кунакта булып кайтты

Бу очрашуны авыл китапханәчесе, яшьләр хәрәкәте активисты Елена Маслова оештырды. Елена Валентина Петровнаны Бордыга яз айларында узган Керәшен яшьләре форумыннан бирле чакырган. Һәм менә декабрь ае җиткәч, җаен табып, Валентина Максимова да Борды авылына барып чыккан.

Елена Маслова үз эшенең энтузиасты. Кызыклы очрашулар, мастер-класслар оештырып, авыл халкында китапханәгә карата икенче караш уяткан кеше ул. Бордыда китапханәсендә күңелле тормыш алып баралар. Валентина Максимованы да Елена Маслова авыл халкын керәшен этникасы белән якыннан таныштыру өчен чакырган. Белгеч очрашуга килгән кешеләргә керәшен күлмәге бизәкләре, һәрбер костюм элементлары турында сөйләгән. Валентина Петровна да очрашудан канәгать калып, бордыларның актив тормышына сөенеп кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев