Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүләкләрне кая куйганнар?

Балык Бистәсеннән Сергей Новиков бүләкләр тутырган чанасын югалткан.

Без инде элекке заманнар турында тегеләй-болай иде, дип сөйләргә яратабыз. Чыннан да, кеше күңелен күтәрерлек һәм истә калырлык традицияләр бар иде.

Шулай, 1990ның Яңа елын каршылар алдыннан, колхозчыларга бүләк таратуны матур итеп оештыру эшен колхоз рәисе безгә тапшырды. Без, колхозның яшь специалистлары, бүләк таратырга чыгып киттек. Мин Кыш бабай киеменә киендем, дустым Юрий Романов баян белән, агроном кыз Резеда Яруллина атка кучер булып утырды. Бүләкләр бик күп иде, чана туп-тулы. Бүләк тарата-тарата түбән очка төшеп җиткәч, безнең белән бер дә көтелмәгән хәл булды. Ат кинәт, нәрсәдәндер куркып, кырт борылып китте дә, чананың бер тәртәсе урталай сынды, икенчесе төбеннән шуып чыкты. Хәзер нишләргә инде? Әле бит ярты авылга бүләкләр таратмаган. Мин, озак уйламыйча, чананы калдырып, дилбегәне тоттым да, атны чаптырып, фермага таба менеп киттем. Яңа гына төнге кравылга төшкән Пита Питер дәдәй белән сөйләшеп, аның белән түбән очка кире төшкәндә, бүләкләр белән тулы чанабыз да, дусларым да юк иде инде. Аптырашка калдык. Югыйсә, сынган чанага алмашны да тиз таптым кебек инде.

Хәзерге заман түгел, тиз генә телефон аша элемтәгә кереп булмый. Шулай, чана эзен барлап, югалган чананы һәм дусларны эзләргә киттек. Эзләр һич көтелмәгәнчә, тау башында яшәүче, шул елны гына өйләнгән, безнең кордаш Шәмей Витяның йортына алып килде. Дусларым тау башына бүләкләр төялгән чананы тартып менеп, бүләкләрне өйгә алып кереп пич буена өйгәннәр дә, үзләре рәхәтләнеп кенә чәй эчеп утыралар иде. Туңганнар, булса кирәк.

Югалган дусларым табылгач, бүләкләрне яңа чанага төяп, җырлашып, исән-сау гына таратып бетердек.

Сергей НОВИКОВ,

Балык Бистәсе районы,

Казаклар-Чаллысы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев