Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Биюче математик

Февраль ахырында Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "SOLO Dance Chelny" исеме астында Россиякүләм биючеләр конкурсы үтте. Солистлар классик, халыкчан-сәхнә, заманча, эстрада бию төрләре буенча көч сынашты. Чиләбе өлкәсе Кассель авылыннан килгән Ольга Юдина әлеге конкурста өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җиңү сөенечләрен уртаклашып, Ольга белән сөйләшеп алдык. - Ольга, сине...

Февраль ахырында Чаллы шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "SOLO Dance Chelny" исеме астында Россиякүләм биючеләр конкурсы үтте. Солистлар классик, халыкчан-сәхнә, заманча, эстрада бию төрләре буенча көч сынашты. Чиләбе өлкәсе Кассель авылыннан килгән Ольга Юдина әлеге конкурста өченче дәрәҗә дипломга лаек булды. Җиңү сөенечләрен уртаклашып, Ольга белән сөйләшеп алдык.

- Ольга, сине призлы урын алуың белән тәбриклибез. Син бүген "Чибәр кыз" дигән нагайбак биюе башкардың. Биюеңне тамашачы җылы кабул итте, нәтиҗәсеннән күренгәнчә, ул таләпчән жюри комиссиясендәгеләрнең дә күңеленә хуш килгән. Конкурска сине кем әзерләде?

- Мин үзебезнең поселоктагы сәнгать мәктәбендә укыйм. Минем белән хореограф булып эшләүче әнием - Наталья Ишимова шөгыльләнә. Бу биюне сәхнәгә куючы кеше дә - әнием. Минем уңышларым - аның белән бергә ирешкән уртак уңышлар. Мөмкинлектән файдаланып, "Туганайлар" аша әниемне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклисем килә.

Мама! Сине әниләр бәйрәме белән котлыйм! Йөзеңдәге бүгенгедәй шат елмаю беркайчан да китмәсен. Сиңа сөенеч-куаныч китерүче бәхетле мизгелләрне күбрәк ясарга тырышырмын. Мин сине бик-бик яратам.

- Мондый бәйге-конкурсларда катнашканың бар идеме? Әллә, беренче тапкыр гынамы?

- 2011 елда Чаллыда узган "Радуга сабантуя" конкурсында биш кыз, бергәләп, "Чәй эчү" биюен күрсәткән идек. Анда да өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләделәр. Аның өстенә, Чаллы мэрының махсус призы да безгә эләкте. Узган ел шушындый ук конкурста үзем генә катнашып, "Әбием сандыгы" сюжетлы биюен башкардым. Анда "Абсолют җиңүче" дигән исемне бирделәр. Былтыргы уңышларымны искә алыптыр инде, быелгы фестивальгә дә чакыру килде.

- Мондый конкурс-бәйгеләрдә катнашу өчен, шактый гына финанс та кирәк. Чыгымнарны кем күтәрә?

- "Мир" белән күтәрәбез, дип әйтсәм, дөрес булыр. Өйдәгеләрдән тыш, күпмедер өлешен сәнгать мәктәбе, авылның культура йорты, район администрациясе бирә. 2014 елның маенда Мәскәүдә узган "Колыбель России" конкурс-фестивалендә катнаштым. Ике мең катнашучы арасыннан өченче дәрәҗә лауреат булып кайттым. Июнь аенда Новосибирск шәһәренә "Играй, гармонь" җыенына бардык. Балалардан ике кыз, ике малай идек. "Гумер" ансамбле җыручылары белән бергә чыгыш ясадык. Ул фестивальдә 15 меңләп кеше катнашты. Бер атна буена "Фестиваль авылы"нда яшәдек. Шушындый күпсанлы бәйгеләрдә, конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудырган кешеләрнең һәммәсенә олы рәхмәтләремне җиткерәм.

- Сәнгать өлкәсендә бу кадәр җиңүләргә ирешкән кызның киләчәккә планнары нинди? Профессияңне сәхнә белән бәйләргә җыенасыңмы?

- Кечкенә чактан ук, әнием кебек, хореограф булам дип йөрдем. Әниемнең үз эшен яратуы, аның кул астындагы балаларның зур уңышларга ирешүе - бары да минем күз алдымда барды бит. Быел мин унберенче класста укыйм. Сәнгатьне үлеп яратсам да, башка юлны сайларга туры килердер, мөгаен. Умыртка сөягемне кузгаттым. Сәнгать юлын сайлаган кешегә физик нагрузка күп төшә. Минем организм аны күтәрә алмаячак, дип кисәтә врачлар. Сәнгатьтән башка әле минем тагын бер яраткан өлкәм бар - ул математика дөньясы. Математика фәне буенча олимпиадаларда катнашам. Нәтиҗәләрем дә яхшы, киләчәк профессиямне шуның белән бәйләрмен, дип уйлыйм.

- Алайса, атаклы хатынкыз математик Софья Ковалевская исеме янына киләчәктә тагын бер нагайбак кызы - Ольга Юдина исеме өстәләчәк. Сиңа куйган максатларыңа ирешүдә киртәләрсез юллар, ныклы ихтыяр көче телибез. Профессияңне бию белән бәйләмәсәң дә, әле сине күп тапкырлар сәхнәдә күрербез, дип өметләнәбез. Уңышлар сиңа!


Сөйләште: Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев