Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Битарафлык җанны әрнетә

Бу көннәрдә Татарстанда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе гөрли. Интернет белән кулланыш алга киткән саен, басма газета-журналлар үзләренең подписчикларын югалта бара. Бу хәлләр, үз чиратында, редакцияләрне берләштерүгә, хәтта, бөлгенлеккә төшеп, бөтенләй ябылуларына да китерә. Шушы аяныч күренешне булдырмау теләге белән "ТАТМЕДИА" АҖе төрледән-төрле акцияләр уздыра башлады. Язын "Подпиши близких, подпиши родителей"...

Бу көннәрдә Татарстанда вакытлы матбугатка язылу кампаниясе гөрли. Интернет белән кулланыш алга киткән саен, басма газета-журналлар үзләренең подписчикларын югалта бара. Бу хәлләр, үз чиратында, редакцияләрне берләштерүгә, хәтта, бөлгенлеккә төшеп, бөтенләй ябылуларына да китерә. Шушы аяныч күренешне булдырмау теләге белән "ТАТМЕДИА" АҖе төрледән-төрле акцияләр уздыра башлады. Язын "Подпиши близких, подпиши родителей" акциясе киң колач җәйсә, күптән түгел "Подари подписку" дип исемләнгән хәйрия проектын башлап җибәрделәр. Почта бүлекләреннән кала, зур сәүдә үзәкләрендә дә, ярминкәләрдә дә басмаларга язылып була.

"Туганайлар" газетасының да хәлләре мактанырлык түгел... Әлеге акцияләргә кушылып кына калмыйча (күпләп яздыручы спонсорларыбызга чиксез зур рәхмәт, Ходай саулыкларын бирсен), подписка эзләп, үзебез үк авылларга чыгабыз. Язылучыларыбызга кечкенә генә булса да бүләк булсын дип киләсе 2017 елга керәшен календарьлары бастырдык. Шулай итеп, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары керәшен авылларында өйдән-өйгә диярлек кереп, үзебезнең "Подпишись на Туганайлар" акциясен ачып җибәрдек. Газетабызга яздыру авыр бара. Күптән түгел Кукмара районы авылларында булып кайттык. Кече Чура белән Поршурда газетага барлыгы 7(!) кеше язылды. Село-Чурада безнең белән эшләргә почтальон риза булмады.

Үзебез тырышып барлыкка китергән хезмәт җимешебез - "Туганайлар"га язылыгыз әле, дип, халыкка ялынып йөрү журналистлар өчен бик кыен... Берәүләр акча юк - сайттан гына укыйбыз, ди. Икенчеләре иманнар бастырмыйсыз, дип зарлана. Өченчеләре иман битләрендәге язулар учакка атыла, күкәй төрергә, бүтән вак-төяккә тотыла, дигән сылтау таба. Аңа карап, сайтка керүчеләрнең саны да артканы юк әле. Кукмара районында гына түгел, керәшеннәр күпләп яшәүче Зәй, Кайбыч төбәкләрендә дә шул ук хәл. Керәшен халкының үз тарихына, үз язмышына карата битарафлыгы бу. Мамадыш администрациясе, авырлыклар аша булса да, үз район кешеләрен ел саен "Туганайлар" белән сөендерергә мөмкинлек таба. Рәхмәт аларга!

Интернет битләрендә татар-мөселман группалары без-журналистларның керәшен дөньясы турындагы язмаларыбызга шундук игътибар бирә - бер-берсенә күчереп алалар, җаваплар язалар. Күңелдә мөселманнар керәшеннәр белән кызыксыналар, ә керәшеннәр үзләренә үзләре кирәк түгел, каршылыклы дигән фикер туа. Керәшен дөньясында булган хәбәрләр, чаралар турында бар йөрәгебезне биреп, яратып, борчылып язган язмаларыбыз, гомумән, газетабыз, керәшеннәргә кирәк түгел мени соң, дигән аяныч уйлар борчый мине. Әллә соң керәшеннәргә аңлаешлы, кирәкле язмалар язмыйбызмы, дип, газета битләрен актарам. Бу сорау белән Интернеттагы группаларыбызга да язып чыктым. Ләкин бер генә җавап та - киресе дә, уңае да килмәде.

"Туганайлар" битләрендә керәшен авылларының көнкүреше, башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләре турында язмалар урын ала. Республикабызда гына түгел, Россия буенча зурлап уздырылган чараларда керәшен кешеләре, керәшен фольклор коллективларының уңышка ирешүләрен яктыртмый калмыйбыз. Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, аның "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең эшләрен дә анализлап барабыз. Шагыйрь-язучы карендәшләребезнең иҗат җимешләрен дә безнең газетаны укып белә аласыз. Иманнар, ару сүзләр язылган "Белемнек" битләре дә басыла. Ә менә гайбәт язмыйбыз, Монысы хак. Җир бүлешә алмыйча, талашучы күршеләр дә, тырнак астыннан кер эзләп йөрүчеләр дә, Россиядә бердәнбер булган керәшен культура-агарту газетасында урын алып, айга ике генә тапкыр чыга торган газета битләрен тутырырга лаеклы түгел, минемчә! Мондый җүнсез хәлләрне түгел, яхшысын да язып бетереп булмый әле.

Кадерле карендәшләр, газета укучыларыбыз һәм дә керәшен халкы өчен җан атып йөрүчеләре! Бу битарафлыктан котылу һәм "Туганайлар" газетасын саклап калу өчен нинди тәкъдимнәрегез бар? Сезне тагын нинди темалар кызыксындыра? Газетабызны укып, ниләр турында беләсегез, хәбәрдар буласыгыз килә? Бәлки, безнең язган ошамаса, үзегез хатлар язарсыз? Бик шатланып аларны газета битләрендә бастырыр идек.

14 ел бергә булган газета укучыларыбызга чиксез зур рәхмәт белдерәбез. Алга таба да аерылмабыз, бергәләп матур-матур эшләр башкарырбыз, дип өметләнәм.

Чын күңелдән борчылып, сездән хатлар көтеп калучы,

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев