Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бәхиллек сорап башланган эш җүнле килеп чыга",- ди отец Димитрий Сизов

Чаллыда яшәүче керәшеннәргә соңгы вакытта шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Ниһаять, Храм төзергә җир бүлеп бирелде. Алла Анасы "Неупиваемая Чаша" чиркәве Гостев һәм Жданов урамнары кисешкән урында төзеләчәк. Храмның проектын Николай Мамаков җитәкчелегендәге иҗади-производство төркеме эшләгән. Приход комплексы составына, чиркәү йорты белән бергә, тагын Ял көне мәктәбе, китапханә, трапезная, милосердие службалары...

Чаллыда яшәүче керәшеннәргә соңгы вакытта шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Ниһаять, Храм төзергә җир бүлеп бирелде. Алла Анасы "Неупиваемая Чаша" чиркәве Гостев һәм Жданов урамнары кисешкән урында төзеләчәк. Храмның проектын Николай Мамаков җитәкчелегендәге иҗади-производство төркеме эшләгән.

Приход комплексы составына, чиркәү йорты белән бергә, тагын Ял көне мәктәбе, китапханә, трапезная, милосердие службалары өчен биналар, балалар мәйданчыгы, киосклар, часовня керә. Шулай ук чиркәү янында аек яшәүчеләр, хезмәт сөючеләр җәмгыятьләре өчен дә махсус урыннар бүлыр, дип көтелә.

Чаллыда Храм төзү мәсьәләсе күтәрелгәнгә шактый вакыт үтсә дә, конкрет эшләр күренми иде әле. 6 август көнне Җир бүлеп бирелү турындагы документларга кул куелды. Ә 9 август көнне бер төркем керәшеннәр әлеге җирне аруландырырга җыелды. Татарстан керәшен приходлары консультанты, Керәшен Сәрдәсе Храмы настоятеле отец Димитрий Сизов, аның энесе священник Геннадий Сизов, Тукай районы Борды һәм Мәләкәс приходлары настоятеле отец Николай Храмов, Духовная семинария студенты, чиркәү эшләрен башлап йөрүче Михаил Миронов җитәкчелегендә Храм буласы урында молибень үткәрелде. Матушка үзе, кызлары Софья, Мәләкәс авылы храмы җыручысы Ольга Фадеева, Ләкедән Зинаида Сапожниковалар келәү барышында батюшкаларга ярдәм итеп торды.

Керәшен хәрәкәте активистлары Менделеевскидан Аркадий Козлов, Чистайдан Евгений Петухов, Зәй районы Әхмәт авылыннан Владимир Герасимовлар да әлеге тантаналы чарада катнашты. Инде ничә еллар буена Чаллы керәшеннәре өчен храм сорап йөрүләрнең, ниһаять, бер нәтиҗәсе күренүенә шатлыкларын белдереп, һәр керәшен кешесе бу изге эштә читтә калмас, үз өлешен кертер, дигән теләкләрен җиткерделәр.

Отец Димитрий бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгатендә түбәндәге сүзләрне әйтте. "Чиркәү ул нәрсә өчен кирәк? Кешене коткарыр өчен кирәк. Без бит храмда Алла белән очрашабыз. Безнең күңелләребез чистара. Без Ходайны башка бер җирдә дә таба алмыйбыз. Бары чиркәү аша гына аның белән якынаябыз. Чиркәү ул аерым бер бина гына түгел, ул "духовная реальность". Ходайыбыз Үзе тели әлеге храмның җиткерелүен. Калганы бездән тора: ничек, кайчан без бу эшне башкарып чыгабыз һәм Ходайга якынаябыз. Без Ходайдан сорамасак, бер нәрсә дә булмый. "Сорагыз - һәм сезгә бирелер", - диелә бит Изге язуда. Без, христианнар, моның шулай икәнен белеп торабыз. Эшебезне Ходайдан сорап башламасак, җүнле нәрсә килеп чыкмый - монысын да беләбез. Ә Ходайдан бәхиллек сорыйбыз икән, безнең бөтен нәрсә уңышлы була.

Кайберәүләр чиркәү биналары төзеп куялар да, тәккәбберләнеп, менә мин нәрсә эшләдем, дип мактанып йөриләр. Ходай моны теләми. Чын күңелдән сорау, чын күңелдән эшләү кирәк Аңа. Кем төзеткән, кем службаны алып бара - болар әллә ни әһәмиятле түгел. Әһәмиятлесе - керәшеннәр службага йөрсеннәр, Ходайга якынайсыннар, үзләрен коткара алсыннар. Менә шуларны онытмасак иде".

Храм төзү өчен беренче адым ясалды, дип санарга була. Чиркәү урыны аруландырылды, священниклар һәр керәшен ишетергә тиешле әлеге сүзләрне яңгыратты. Без, "Туганайлар" хезмәткәрләре, үз чиратыбызда, халык, газетадан укып, бу сүзләрне ишетер, анализлар һәм бу изге эштән читтә калмас, дигән ышанычта калабыз. Зур эшкә керешәбез. Ходайыбыз ярдәменнән ташламасын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев