Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле гомер – Ходайдан бүләк

Мамадыш районының Җөри авылында гомер итүче Яковлевлар гаиләсе күге кояшлы булгандыр. Югыйсә, 55 елдан артык бергә матур итеп, бәхетле тормыш кора алмаслар иде.

"Барыннан да мөһимрәк йорттагы һава торышы", - дип җырлыйлармы әле? Мамадыш районының Җөри авылында гомер итүче Яковлевлар гаиләсе күге кояшлы булгандыр. Югыйсә, 55 ел бергә матур итеп, бәхетле тормыш кора алмаслар иде.

Зоя белән Михаил Яковлевларның өйләре капкадан ук бизәкләп, чәчәкләп эшләнелгән. Эчкә таба үткәндә үзеңне аллы-гөлле болында йөргән шикелле хис итәсең. Һәрбер пәрдә, бистәр, ашъяулыклар, утыргычларга җәелгән җәймәләр - барысы да матур итеп чигелгән. Курчак өе, диярсең. Хуҗалар икесе дә алтын куллылар - Михаил дәдәй балта остасы булса, Зоя түти кебек чигүче, бәйләүчеләр якын-тирәдә юктыр да. Бүген дә бүләккә мендәр тышлары, тәре почмагы бистәрләре чигә икән. Тудырган матурлыкларына хозурланып торганда, үзләре белән кечкенә генә әңгәмә дә корып алдым.

Яковлевларның мәхәббәт тарихы артык маҗаралы да түгел. Михаил дәдәй Зоя түтине Җөринең бер очыннан икенче очына урлап кына төшкән. "Кичке уеннар вакытында мине ошатып йөргәнен тойдым, шулай да озаттырмадым. Ул вакытта очрашып йөри торган егетем армиядә иде бит. Ә ул мине урлады да керде",- дип, яшьлеген елмаеп искә ала Зоя түти. Шулай гаилә корып җибәрәләр. Ямь өстенә ямь өстәп, сигез мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз сала. Ләкин бер кызлары, тәпи дә йөреп китә алмый, алты айлык вакытта мәңгелеккә күзләрен йома. Калганнарын үстереп, кеше итәр өчен бар көчләрен куялар. Михаил дәдәй өйләр, каралты-куралар сала, фермада ишекләр, чаналар ясый - бер генә эштән дә куркып тормый. Зоя түтине кечкенәдән үк туган апасы чигәргә, челтәрләр бәйләргә өйрәтә. "Күп бала тапсак та, эшләми ятмадык - декрет ялына да бер генә тапкыр чыгып кердем",- ди ул.

Матур, җитеш тормышларына куанып яшәгәндә генә гаиләләренә яңадан бала югалту хәсрәте килә. Бу юлы инде 25 яшен тутырган баһадир улларын салкын җир куенына тапшыралар... Хәрби уллары званиесен күтәрү өчен Казанга барган җиреннән туган нигезенә кире кайта алмый, явыз бәндәләр кулыннан дөнья куя. Ата-ана шатлыкта да, кайгыда да иңнәрен-иңгә куеп, алга атлый. Бүгенге көндә алты балаларының уңышларына куанып туймыйлар. Атна саен кайтып, хәл белеп, булышып торалар.

Бәхетле пар матур гаилә кору сере белән дә уртаклашты. "Һәркемнең язмышын туганда ук Ходай Тәгалә язадыр. Иптәшем бик әйбәт булды, кул белән уйнамады. Мин усалрак булсам да, картым балаларны бик яратты, күпсенмәде", - ди Зоя түти. "Кешеләргә авыр сүз әйтмәгез, ягымлы булыгыз, ләкин тулысынча ышанып бетеп, эч серләрегезне дә сөйләмәгез. Җәмәгатьләрегезне беркайчан да какмагыз. Бер-берегездән гаеп эзләмичә, юл куеп яшәгез", - дип балаларны да өйрәтәбез, ди үрнәк гаилә башлыгы.

Тормыш биргән сынауларны җиңеп, һәрвакыт бер-берсенә терәк булган Яковлевларга алга таба да бәхетле, парлы картлык насыйп булсын иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев