Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүгенге "Туым Жондозы" концертын "Татар-информ" сайтыннан онлайн карап булачак

Бүген Казанның «Ак Барс» яшьләр үзәгендә «Туым Җондозы» - «Рождественская звезда» - 2017» керәшен җырларын яшь башкаручыларның конкурс-фестивале гала-концерты була.

"Безнең фестивальдә керәшеннәр генә түгел, керәшен җырын башкарган теләсә кем катнаша ала. Фестивальдә катнашып, үзен күрсәтә алучылар Татарстанның музыкаль уку йортларына керәләр, безнең "Бәрмәнчек" ансамблендә һәм башка музыкаль коллективларда эшлиләр. Безнең хормейстерыбыз Эльвира Камалова да берничә ел элек фестивальдә гран-при алган иде, соңрак безгә эшкә килде. Хәзер үзе дә жюрида", - ди "Бәрмәнчек" ансамбле җитәкчесе Артур Поляков.

Гала-концертта 200ләп кеше катнаша. Шунда ук Гран-при иясе игълан ителәчәк. Гран-при алучыга 30 мең сумга сертификат һәм фестиваль статуэткасы тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Фестиваль-конкурста солист-вокалистлар, фольклор ансамбльләре һәм этник музыка коралларын ясаучылар катнаша. Беренче сайлап алу турлары Балык Бистәсендә, Балтачта, Кайбычта, Чаллыда hәм Казанда үткәрелде. Жюри рәисе - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы гала-концерттан онлайн трансляция ясый. Башлана - 17.00.

«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев