Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген нинди көн икәнен беләсезме?

Бүген нинди бәйрәм, нинди көн, нинди тарихи дата икән?

Бу сорау сезне кызыксындырганы бармы? Әлбәттә, бардыр. Дөньяга туган һәр көнебез кызыклы, кайчак аянычлы, истәлекле даталар белән бәйле бит. Интернет челтәрен ачып, бүгенге көннең числосын гына язып карагыз - меңләгән кызыклы мәгълүмат чыга. Мәсәлән, бүген нинди бәйрәм көннәре икәнен беләсезме? 6 сентябрь Россияда эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш бүлекчәләре, Болгарияда берләшү, Чилида халыклар бердәмлеге, Пакистанда армия, Бонэерда флаг, Молдавия Республикасында кораллы көчләр, Свазилендта бәйсезлек, Танзаниядә инженер көне буларак искә алына икән. Ә инде иң кызыгы - бүген Америка Кушма Штатларында Халыкара составына кофе кергән туңдырма көне икән!
Кызыклы бит, әйеме? Иртән кәефсез уянсагыз, Интернет челтәренә керергә мөмкинлегегез бар икән, бүген нинди көн икән, дип, тикшерегез. Бәлки, бүген Җир шарыбызның берәр почмагында бәхет көнедер?! Ә инде бәхет көнендә кәефсез йөреп булмый, шат күңелле булырга кирәк! Бу минем сезгә иртән иртүк Интернетка ябышырга, дигән сүзем түгел. Бары тик көнегезне яхшы кәеф белән башлагыз, дигән киңәшем.
Уңышлы көннәр, карендәшләр, барчагызга да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев