Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Камал театрында "Гөргөри кияүләре"нең Буа версиясе – “Кияүләр” күрсәтелә

Бүген Камал театры сәхнәсендә "Гөргөри кияүләре"нең Буа версиясе - "Кияүләр" куела.

"Без Бродвей кебек эшлибез. Спектакльне чыгарабыз, аның белән Цирк Шапито кебек бөтен төбәкләрне йөреп чыгабыз. Аннары яңасын куябыз. Безнең репертуарда калган берничә генә спектакль бар - Казанга шуларны алып килдек", диде Буа театры директоры, сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев.

Бүген Камал театрының зур сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның "Кияүләр" спектакле белән Буа драма театрының Казан гастрольләре башланып китә. Классик язучы, танылган драматург Туфан Миңнуллинның керәшен йолаларына багышланган бу спектаклен Раил Садриев әле Буа театры дәүләт статусын алганчы ук куя башлаган. Театрның артистлары алышынып торса да, бу комедия репертуарда гел яңарып тора.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Кияүләр" спектакленнән онлайн-трансляция оештыра. Спектакльдә Раил Садриев үзе, моңарчы озак еллар эстрадада эшләгән Илсур Мортаза катнаша. Башлана - 19.00

Рузилә Мөхәммәтова, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев