Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәмгә шоколадлы-чикләвекле паста ясыйбыз

Өченче Спас - Чикләвек Спасы. Бу вакытта урман чикләвекләре өлгерә. Аларны да бал һәм алма кебек чиркәүгә аруландырырга алып баралар.

Бу көнне табынга күп итеп ипи куялар. Чөнки шушы көннәрдә урып-җыю эшләре төгәлләнеп килгән була. Ашап бетерелмәгән икмәк сыныгын калдыру, ялгыш идәнгә төшерү - зур гөнаһ саналган. Икмәкне бик саннаганнар, кадерләгәннәр.

Шоколадлы-чикләвекле паста

Кирәк була: 200 мл сөт, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 1 аш кашыгы какао-порошок, 50 г атланмай , 40 г фундук, тәменчә тоз.

Бер кастрюльдә шикәр комы, он, какао-порошок һәм тозны кушып болгатыгыз. Болгата-болгата аз-азлап сөтне кушыгыз. Утка куеп кайнаганчы болгатып торыгыз. Кайнап чыгуга май һәм бик ваклап туралган фундукны кушыгыз. Әйбәтләп болгатып тагын кайнап чыкканчы көтегез. Кайнап чыккач та 2-3 минут пешерегез. Катнашма куерырга тиеш. Әзер банкаларга салып суынырга куегыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев