Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнекеләрне мактыйлар

Бәйрәм көннәрендә Казанда "Татарстанның мәдәни мозаикасы" III милләтара яшьләр фестивале узды.

Фестиваль кысаларында үткән "Дөге бәйрәме" кичәсендә Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы специалисты Алёна Харитонованың Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясындагы башкарган уңышлы эшләрен билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин Алёнаны дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда һәм Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятен, телен саклап калу һәм ныгытуда зур өлеш керткәне өчен Министрлыкның мактау Грамотасы белән бүләкләде.

Алёнаның бу фестивальдә инде өченче тапкыр катнашуы. Ике ел гади катнашучы булса, быел ул оештыручылар исемлегендә иде. "Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы уздырган чаралар елдан-ел яхшыра, ныгый. Быелгысы бигрәк тә "Дөге бәйрәме", группаларга бүленеп конкурслар үткәрү һәм минем куйган хезмәтемне бәяләүләре белән сөенечле булды. Бу хәрәкәттә булуыма мин чиксез шатмын", - дип сөйләде безгә Алёна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев