Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безнең авылда да бәйрәм булды

Әйе, безнең авылда да бәйрәм булды. Азат Кәримов белән аның хатыны Алина Прокофьева, алар төркемендәге кызлар, егетләр оештырды ул җыр бәйрәмен. Халыкны хәзер телевизоркаршысыннан кузгату авыр, ай-һай, җыеп булыр микән, дип борчылган идек. Якташларыбызның җырлавын бик яраталар икән - клуб тулы халык булды. Һәр җырдан соң көчле кул чабулар белән,...

Әйе, безнең авылда да бәйрәм булды. Азат Кәримов белән аның хатыны Алина Прокофьева, алар төркемендәге кызлар, егетләр оештырды ул җыр бәйрәмен.

Халыкны хәзер телевизоркаршысыннан кузгату авыр, ай-һай, җыеп булыр микән, дип борчылган идек. Якташларыбызның җырлавын бик яраталар икән - клуб тулы халык булды. Һәр җырдан соң көчле кул чабулар белән, артистларның күңелләрен күтәрделәр. Алина үзенең матурлыгы белән сәхнәләрне балкытып җибәрде, шул матурлыктан аерылышасы килмичәме, үзәкләргә үтеп керә торган тавышын тансыклаганнармы - халык аны сәхнәдән чыгарырга теләмәде.

Әле кайчан гына без анны мәктәп укучысы итеп кенә белә идек. Инде, Казан музыка училищесын тәмамлап, консерваториягә кергән, аның да беренче курсын түгәрәкләп килә. Концертлар белән күп йөриләр, барган җирләрендә яратып калалар, ди. Яратмаслыкмы соң үзләрен?

Алина беренче җырын башлагач, залга шулхәтле моң таралды, тын да алырга куркып утырдык. Керәшен җыруларын аеруча матур итеп, яратып башкара Алина.

Безнең күңелләрне кинәндергән, халыкны сөендергән өчен чын күңелдән рәхмәт аларга. Сезнең якларга килеп чыксалар, андый бәйрәмгә бармый кала күрмәгез.

Маргарита МИРОНОВА, Зәй районы, Югары Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев