Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Безнең авыл" бәйгесе җиңүчесе дип Питрәч районының Янсуар авылы табылган

"Шәһри Казан" газетасы редакциясе оештырган "Безнең авыл" бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүче булып Питрәч районы Янсуар авылы табылган.

Редакция тарихында мондый кискен "көрәш" барган конкурс булмагандыр. Катнашучылар җибәргән фотолар барысы да гаҗәеп матур һәм игътибарга лаек. Тик бәйге шарты буенча, иң күп тавыш җыйган авыл гына җиңүче булырга тиеш иде. Бөтен авылларын, читтәге якташларын, дусларын җәлеп итеп, көнне-төнне белмичә тырышучыларга сокланмый мөмкин түгел. "Бердәмлектә - көч" дигән гыйбарә үз эшен эшләде - аз гына вакыт аралыгында авыллары өчен җанын бирердәй катнашучыларыбыз бихисап тавыш җыйды. Без бер генә җиңүчене сайларга тиеш идек. Тик... катнашучыларның тырышлыгын һәм үҗәтлеген искә алып, бәйге шартын "бозарга" булдык. Шулай итеп, бәйгенең бер генә түгел, ә өч җиңүчесен сайладык, - дип хәбәр итә "Шәһри Казан".

Менә алар җиңүчеләр:

Балык Бистәсе районы, Түбән һәм Югары Тегермәнлек авылыннан Гүзәл һәм Айрат Хәбибуллиннар, Миләүшә (351 433 тавыш);

Питрәч районы, Янсуар авылыннан Римма Семенова һәм Эльмира Токранова (142 433 тавыш);


Яшел Үзән районы, Бакырчы авылыннан Миләүшә Сәлахиева (86682 тавыш)

Оештыручылар тарафтан вәгъдә ителгән бүләк - газета журналистлары, җырчы, язучылар белән очрашу һәм җиңүче авыл турыдагы "Шәһри Казан"да басылачак язма, икән.

Республика буенча оештырылган конкурсларда җиңү яулый алырлык керәшен авылларыбыз булуы белән чиксез горурланабыз. Уңышлар сезгә, карендәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев