Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безгә Киров өлкәсеннән язалар: Керәшен карендәшем - күңел көзгесе

Арулармы сез, туганайлар? Октябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Малмыж төбәгендә районның Носла авылы клубы базасында Киров өлкәсендә яшәүче керәшеннәрнең регионара милли-мәдәни үзәген ачуга багышланган "түгәрәк өстәл" узды. Киров өлкәсе "Халыклар дуслыгы йорты"ның бу мөһим эшне гамәлгә ашыруга алынган проекты исә, быел ил Президенты грантын алуга лаек булды.

Менә шушы бик тә әһәмиятле эшчәнлекнең тәүге адымы булган эшлекле сөйләшүгә җыелдык та инде Носла авылы да кергән Кәлнә авыл җирлеге үзәгендә. Кунакчыл чәй табыны да корылган, күңелләр берлеге белән дә түгәрәк булган өстәл артында - Вятка дәүләт гуманитар университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Ирина Юрьевна Трушкова, бу проектның башында торучы эшмәкәр, милләтпәрвәр керәшен егете Вячеслав Тихонов. Керәшен карендәшләрем - Малмыж районы башлыгы Валерий Васильевич Константинов, Кәлнә авыл төбәге башлыгы Николай Павлович Карадуганов, эшмәкәрләр Геннадий Иванович Васильев, Павел Борисович Кондратьев һәм Николай Николаевич Терентьев. Район башлыгының беренче урынбасары Вячеслав Владимирович Кошкин, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гөлназ ханым Сәйфетдинова, өлкә татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Язилә ханым Әсхәтдинова, Кәлнә авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Леонидовна Шәяхмәтованың биредә булуы да бик тә урынлы. Һәм Киров баш университетында этнограф белгечлегенә белем алучы студент егетләр һәм кызлар. Алар фәнни җитәкчеләре Ирина ханым Трушкова белән бергә безнең төбәк керәшеннәре милли-мәдәни мирасын ныклап өйрәнүгә йөз тота.

И.Ю.Трушкова, В.В.Константинов, В.А.Тихонов эчкерсез эшлекле сөйләшү вакытында

Чыннан да, бик мул чагылышлы да бит керәшен карендәшем күңел көзгесе. Болгар чоры татар аһәңле тирән моңы, һәр сүзе кадерен белеп әйтелә торган җырлап торган туган теле, Нардуган, Кач ману, Май чабу, Бәрмәнчек, Олы көн, Питрау бәйрәмнәре белән яшь буынны тәрбияләү күренеше булган правослау дине үз йөзен югалтмауга, ә моның өчен милли мирасын фәнни нигезләп өйрәнүгә бик тә лаек. Юкса, илебез буенча соңгы халык санын алу нәтижәләренә генә тукталсак та, безнең өлкә буенча бер генә керәшен вәкиле дә рәсми теркәлмәгән. "Түгәрәк өстәл"дә катнашкан әфәнделәр совет хакимияте чорында, гадәттә, "керәшен татары" дип теркәү гамәлдә булуын әйтәләр. Керәшеннәр күпләп яшәгән мәркәзебез Татарстанда бүген дә карендәшләребез, гадәттә, татар милләтенең бер вәкиле буларак кына өйрәнелә.

Ә безнең Киров өлкәсе Малмыж районының Носла авылы - нәселләре белән билгеле, гыйлемле керәшеннәр биргән төбәк. Тик хәзер аның данлыклы Питрау бәйрәменә милли-дини-тәрбияви нигезен яңабаштан торгызырлык итеп җан өрергә нәкъ вакыты. Нина тәтәләр дә бакыйлыкка күчкәч, гөслә моңы да юк, музыка уен коралы үзе, ярый, туган якны өйрәнү музеенда урын алган. Җирле милли кием үрнәкләрен бөртекләп җыярга соңарылмаган булса - бик ярый да.

Керәшен карендәшләремнең милли киеме - күңел көзгесенең бер нуры

Менә шуңа да Носла авылы клубы базасында керәшеннәрнең регионара милли-мәдәни үзәген ачуга ВятГУның "Вятка-Кама регионының этно-мәдәни йөзе" фәнни лабораториясе җитәкчесе Ирина ханым Трушкова белән аның студентлары бик теләп алына. Яшь этнографлар өчен Носла авылы өлкән буын вәкилләре белән аралашу - үзе бер шатлыклы табыш. Биредәге клуб мөдире Розалия ханым Дормидонова белән бергәләп эзләнү-өйрәнү эшләрен алып бару да уңышлы. Алда бу төбәккә булган ике этнографик экспедициянең нәтиҗәсе буларак тирән эчтәлекле фәнни доклад ясалачак. Җирле керәшеннәр тарихын барлаган, бүгенгесенә юл алган хезмәтнең китап булып басылып чыгу ихтималы да зур. Моның өчен этнографларларыбыз районыбызның Яңа Смәил, Татарстанның безнең белән күрше Балтач районындагы Дорга авылы керәшеннәре тормышы белән дә таныша. Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасына да юл ала, "Туганайлар" газеты редакциясен дә урап үтми.

Төбәгебез керәшеннәре тарихи-милли-мәдәни тормышын фәнни өйрәнүнең башлангычын сурәтләгән, киләчәге дәвамлы булуына өмет тоткан бу язмамны йомгаклап: "Арулармы сез, туганайлар?" - дисәм, керәшен карендәшләрем "ару түгел әле" димәсләрдер, дип ышанам. Чөнки киң күңелле, эшкә батыр, тормыш иткәндә милли йөзе белән матур керәшен карендәшем мирасын барлап, баетып, балаларына тапшырып яшәргә бик тә хаклы.

Руфия ӘДҺӘМОВА,

Киров өлкәсе, Малмыж районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев