Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безгә Ходайдан җибәрелгән

17 ноябрь көнне Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел әтей Павловка 60 яшь тула. Шушы уңайдан юбиляр турында дин эшлеклеләреннән, прихожаннардан сораштык. Вера МЕЩЕРЯКОВА, прихожанка: - Отец Павелны мин...

17 ноябрь көнне Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел әтей Павловка 60 яшь тула. Шушы уңайдан юбиляр турында дин эшлеклеләреннән, прихожаннардан сораштык.

Вера МЕЩЕРЯКОВА, прихожанка:

- Отец Павелны мин үзем 1989 елдан ук беләм. Әле керәшен чиркәве ачылу истә дә юк заманнар. Казанда яшәүче керәшеннәрнең иманга сусаган чагы. Шул чорларда аның атасы Павел дәдәй белән анасы Татьяна түти үлем-китемне озатып, өй борынча, чакырган кешегә барып, иман таратып йөрделәр. Безнең әти-әниләр алар белән йөрешеп, бик тату, дус яшәделәр. Башта, керәшеннәр приходы оешкач, шәһәр үзәгендәге Петропавел чиркәвенә йөрдек. Әтием инде үз аягы белән йөри алмый башлагач, отец Павел өлеш алдырырга өйгә килде. Әтиебезне дә, әниебезне дә соңгы юлга ул озатты. Шуңа күрә, бөтен семьябыз белән, ышанып, язмышыбыз белән бәйле мизгелләрне аңа тапшырабыз.

Инде 40 елдан артык бергә яшәгәннән соң, ирем Николай белән отец Павелдан кәбен койдырдык. Кызыбыз Настяны кияүгә биргәндә дә ул кәбен койды, оныкларыбыз Василиса белән Елисейны да ул чумылдырды. Улым да, машина алгач, аңа барып аруландырып кайтты, исән-имин йөреп тора, Ходайга шөкер. Дөрес, балалар әле бөтенләе белән дин юлына басмады, чиркәүгә бәйрәмнәрдә генә киләләр. Аларның вакытлары әле җитмәгәндер, димен, һәркем Ходай юлына үз вакыты белән килә бит. Шуңа күрә, балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дә духовный наставник булган отец Павел озак еллар халкыбызга хезмәт итсен иде, дим.

Чиркәүгә төшкән саен, терелеб, көч җыеп менәм. Отец Павел уңай энергетика биреп җибәрә. Тавышы йөрәккә үтеп керә, сөйләгән сүзе, үгетләре күңелдә кала. Балалары тәүфыйклы, бары да иман юлында, аталары эшен алып баралар. Үзе чиркәү киемнәрен тегә, үзе иконалар чигә, иман китаплары чыгара, балалар укыта. Керәшеннәргә Ходайдан бирелгән кешебез ул безнең. 60 яшендә дә, алга таба да безне куандырып, сау-сәламәт булып, халкыбызны туплап, кюб жяшясен эйе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев