Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без бергә

2016 елның 20 ноябрендә Республикабызда "Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваль-бәйгесенә старт бирелгән иде. Максаты: Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укучы балалар һәм яшүсмерләрнең нәфис-эстетик иҗатын үстерү, Россия халыклары традицияләрен дәвам итү, милли кыйммәтләргә сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтү.

Бәйгедә һәркем катнаша алды. Ул "Хореография", "Халык вокалы", "Халык ансамбле", "Инструментлар ансамбле", "Нәфис укылыш", "Мода театры"кебек номинацияләрне үз эченә алды. Катнашучыларга I - мәктәп, II - район, III - зона, IV - республика турларын узу таләп ителде. Ярыш ике төрле яшь аралыгында барды: кече төркем - 9-12 яшь, икенчесе 13-15 яшькәчә.

1 апрель көнне Питрәч районы Казан зонасында ярышты. Анда район туры бәйгеләрендә җиңгән укучылар чакырылды. 78 бала арасында безнең мәктәп укучысы да бар иде. Әйтергә кирәк, бу балаларның күбесе культура өлкәсендә һөнәри белгечлек үзләштергән тәҗрибәле хезмәткәрләр белән эшләүчеләр иде. Питрәчнең № 2 нче һәм Керәшен Сәрдәсе укучыларын гына укытучылары әзерләде.

"Халык вокалы" номинациясендә (соло, кече төркем - 9-12 яшьтә) безнең мәктәп укучысы Марина Морозова "Җаный" керәшен халык җыры белән - I урын алып финалга чыкты.

4 нче май көнне финалга үтүче конкурсантларны Казанның мәдәният институты культура хезмәткәрләре тагын бер кат энә күзеннән уздырды. Нинди генә милләт вәкиле балалары юк иде биредә!

Без, билгеле, финалны зур түземсезлек белән көттек. Ноябрьдән майга кадәр зур сынаулар үттек. 1-30 апрельләрдә узган зона этапларында Казан, Яр Чаллы, Түбән Камадан, Буа, Чистай, Әлмәт, Азнакай, Кукмара муниципаль районнарыннан 3500 күбрәк укучы катнашты. Бәйгенең финал этабына укучылар, республика гомум белем бирү оешмалары коллективлары, фестивальнең зона этабының I дәрәҗәдәге лауреатлар һәм җиңүчеләр чакырылды. 600 иҗат коллективы, шул исәптә, Татарстан Республикасының 42 муниципаль районының һәр яшь группасында 6 номинация ("Хореография", "Халык вокалы", "Халык ансамбле", "Инструментлар ансамбле", "Нәфис укылыш", "Мода театры") буенча 1 урын алган 800 гомум белем бирү оешмаларының иҗади коллективлары катнашты. Гала концерт Казан шәһәренең Идел буе физкультура һәм спорт академиясе концертлар залында үтте. Нәтиҗәдә безнең укучы да дипломант булды. Без, әлбәттә, бик шатландык. Бәйге күңелләрдә онытылмаслык якты хисләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев