Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бермәнчек" ансамбле юбилей концертын Йошкар-Олада күрсәтәчәк

Ансамбль репертуарында йөздән артык йола җырлары, "Чабата", "Ышкып бию", "Тыпырдык", "Чүпләмле" кебек биюләр, йола күренешләре һәм башкалар бар.

Керәшеннәрнең "Бермәнчек" дәүләт фольклор ансамбле 29 ноябрь көнне Мари Эл Республикасының Татар мәдәнияте үзәгендә чыгыш ясаячак. Тамаша ансамбльнең ун еллык юбилеена багышлана. Бу хакта мәдәният үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 Ансамбль репертуарында галим Геннадий Макаров тарафыннан язылып алынган һәм ноталарга салынып, сәхнә өчен эшкәртелгән йөздән артык йола җырлары, әйтмешле такмаклар, лирик көйләр, гөслә, думбыра, нугай курай, сызгычлы кылкубыз кебек борынгы милли уен кораллары озатылышы белән башкарылган җырлар бар. 

 Моннан тыш, бермәнчеклеләр "Чабата", "Ышкып бию", "Тыпырдык", "Чүпләмле" кебек биюләрне, Рождество (Туым көне), Нардуган, Пасха (Олы көн), Тройсын, Питрау, Изге Пыкрау бәйрәмнәренә багышланган славутлар, мактау җыруларын, йола күренешләрен тамашачыга күрсәтәчәк.

Октябрь аенда "Бермәнчек" Казан тамашачысына юбилей концертын тәкъдим иткән иде. 

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев