Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Беренче микрофон”да – Игорь

Популяр буласы килмәгән кеше сирәктер бу дөньяда... Бигрәк тә хәзерге заманда. Россиядә талантларны халыкка таныту нияте белән шактый гына телевизион һәм радио шоу-проектлар оештыралар. Күптән түгел "Татар радиосы"нда "Беренче микрофон" исемле вокаль реалити-шоу эшли башлады. Аның төп максаты - талантны халыкка чыгару, аны таныту. Дүрт танылган остаз проект барышында конкурсантлар...

Популяр буласы килмәгән кеше сирәктер бу дөньяда... Бигрәк тә хәзерге заманда. Россиядә талантларны халыкка таныту нияте белән шактый гына телевизион һәм радио шоу-проектлар оештыралар. Күптән түгел "Татар радиосы"нда "Беренче микрофон" исемле вокаль реалити-шоу эшли башлады. Аның төп максаты - талантны халыкка чыгару, аны таныту.

Дүрт танылган остаз проект барышында конкурсантлар белән зур эш алып барачаклар. Репертуар сайлый, дуэтлар булдыралар, башкаручыга өр-яңа җырлар да яздырачаклар. Болар барысы да этапларга бүленеп барачак һәм, ахыр чиктә, җәй уртасында, финалда, бары тик бер генә җиңүче калыр дип көтелә. Монда остазлар сүзе генә түгел, ә халык фикере дә кабул ителәчәк.

Радиотыңлаучылар арасында зур ажиотаж уяткан проектта керәшен егете Игорь Дмитриев та катнаша.

- Интернет аша үземнең "Тургайлар" җырын анкета белән радиога юлладым. Йөздән артык гариза арасыннан 24 ен генә сайлап алганнар. Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина, Журналист, продюсер Илфак Шиһапов һәм "Татар радиосы" баш мөхәррире Айваз Садыров үзләренә ике атна дәвамында 2 шәр вокалист сайлады. Ә мине Римма апа үз канаты астына алды. Хәзер без аның белән Илһам Шакировның "Идел буе каеннары" җырын әзерлибез. Бу этаптан соң һәр остаз бер конкурсанты төшереп калдыра, - дип сөйләде Игорь.

Проектның җиңүчесе "Барс-медиа" татар медиа группасы белән хезмәттәшлек итүгә ия булачак! Остазлар һәм катнашучылар башкарган эшләрне радиодан күзәтеп барырга була. Ә инде Игорьга "Беренче микрофон"да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев