Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Бердәмлекнең көче - океан, океаннан хәтта көчлерәк..."

Ноябрь - бәйрәмнәргә бай ай

Араларында җәмгыять тормышына бәйлеләре дә, дингә  кагылышлылары да, ел фасылы белән туры килгәннәре дә бар. 4 ноябрь 2005 елдан бирле Бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. 
4 ноябрьне без, керәшеннәр, көзге Казанский исеме белән дә билгеләп үтәбез. Ул Казан Алла Анасы иконасының православныйларга булышуы белән бәйле. Казанский көнен халык сынап та барган. Мәсәлән, бу көн яңгырсыз булса – начар билге, дип саналган. Ел авыр һәм уңышсыз булачак. Халыкта бу көнне Алла Анасы безнең һәркайсыбыз турында елап иман укыган, дип ышанганнар. Туйлар уздыру өчен дә яхшы көн саналган. 
Бердәмлек көнен Республикада зурлап уздырабыз. Ел саен бу көнне халыклар дуслыгын ассызыклап, фестивальләр оештырыла. Шуларның берсе булган “Безнең йорт – Татарстан” конкурс-фестивалендә карендәшләребез дә актив катнаша. Гала-концерт, гадәттә, Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында уза. 
Бәйрәмнәр котлы булсын, туганайлар!

Фото: "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле Болгариянең Бургас шәһәрендә, 45 нче Халыкара фольклор фестивалендә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев