Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер җыр тарихы

Ата-анага бала хәсрәте күрергә язмасын. Һәркемгә тыныч, имин дөньяларда, бәхетле гомерләр кичерергә генә язсын! Бу жыр ир балалар беркемгә кирәк булмаган мәгънәсез сугышларда үлеп калыр өчен генә тумасын иде, дигән теләк белән язылды

         Казан дәүләт мәдәният институтында (КГиК, КГиИК) укып йөргән елларым. Көннәрдән бер көнне миннән 2-3 курска өлкәнрәк якташым, Мамадыш районы Өске авылы егете композитор Илфат Дәүләтшин: "Лена, ансамбль оештырырга исәп, уйный-җырлый белүчеләр кирәк, теләгең булса кил",-дип әйткәч, күп уйлап тормадым - ризалаштым. 7-8 кешедән торган "Җомга" ансамбле булып Казан тирәсендәге район-авылларда, санаторий, ял йортларында концертлар биреп йөри башладык. Бер яктан сәхнәдә "практика", икенче яктан, "иш янына куш", дигәндәй, студент стипендиясенә әз-мәз өстәмә керем.
     "Практика" дип язуым, чөнки мин чынлап та үземнән күпкә акыллы, тәҗрибәле дуслар арасында идем. Чын дус юлда сынала, диләр бит. Гастрольләрдә төрле хәлләр була, кызыгы да, кызганычы да - шул вакытта сиңа акыллы киңәшен биреп, яшермичә турысын әйтеп, үзеңне кайда-ничек тотарга икәнен өйрәтүчеләргә рәхмәт кенә әйтергә кирәк.
      Ансамбль составында тагын татар эстрадасында яхшы таныш композитор Инсаф Хабибуллин (шулай ук бергә укыдык, миннән 2 ел өлкән курста иде), бүгенге көндә Минзәлә драма театры директоры Роберт Шәймарданов, аның тормыш иптәше Гөлфания, җырчы Рафаэль Сафин, хатыны Раушания, биш ел  бер-беребезгә "агалый белән тагалый" булып йөргән группадашым Гөлназ Шәйхетдиноваларны әйтеп үтмичә булдыра алмыйм. "Ылинатти” (ансамбль егетләренең миңа яратып шулай дип дәшәләр иде), әйдә сезнең якларга да бер кайтып килик әле",- дигәч, үзебезнең Владимир, күрше Югары Кыерлы, Кече Сөн авылларына концертлар оештырырга туры килде. 1991 елның март-апрель тирәләре иде. Бар коллективыбыз белән үзебезнең Даниловлар өенә кайтып "кунакладык". Ул елларда кемнәр, нинди артистлар гына бездә кунак булмагандыр! Рәхмәт яусын әнигә, дәдәй белән җиңгигә - бар килгән кешегә ачык йөз, хөрмәтләрен жәлләмәделәр.
      1984 елның февралендә Иван дәдәйнең Әфганстанда һәлак булуы барыбыз өчен дә зур кайгы булды, бигрәк тә әниебез өчен эзсез генә узмады. Яшьли ирдән калып, алты баласына әни дә, әти дә булган хатынга, "менә, улым тиздән армия хезмәтен тутырып кайта" дип, улын көткән АНАга ачылмаслык итеп ябыштырылган, тәрәзәсез цинк табут кайтарып бирүләрен күз алдыгызга китерәсезме? Дошманыңа да андый хәлне күрергә язмасын!!!
      Бар кайгысын эченә җыеп, үз эченә бикләнеп утырган вакытлары бик еш була иде әнинең. Минем белән кайткан иптәшләрем дә шунда ук игьтибар иттеләр, сорау артыннан сорау бирәләр. Аңа кадәр дә җыр сүзләре, шигырьләр язган Роберт, Казанга кайтуга өч куплет шигырь язып, үзе дә Әфганстан-Кабулда хезмәт иткән Инсафка көй язарга тәкьдим итә.
      Әзер җырны тотып "Татарстан яшьләре" газетасы редакциясенә килгәч, Флера Низамова карап тора да, "Нәрсәдер җитеп бетми, Роберт, әйдәле, яз тагын бер куплет", дигәч, шунда ук соңгы куплетын язып та бирә.

      Иванның соңгы язылган хаты безгә үзен җирләгәннән соң, бер-ике көннән килеп җитте.  Ялгышмасам, җирләгән көнне килеп тә, почтальон кыз аны әнигә бирергә курыккан (Бу гаепләү түгел, аның урынында күпләр шулай эшләр иде.) "Кайтырга да күп калмады, әни, приказга 37 көн генә калып бара", дип язылган иде ул хатта...
     Әнинең халәтен күреп, Иванның хатларын укып, һәм безнең сөйләгәннәрне тыңлап, барысын җыйнап үз йөрәгеннән уздыргандыр Роберт. Күптән түгел генә телефоннан да сөйләшеп алдык үзе белән, нәкъ менә "Соңгы гозер" җырының язылу тарихын искә төшердек. "Инде ничә ел үткән, искә төшергәндә һаман да беренче тапкыр ишеткәндәге кебек тәннәрем чымырдый",- ди Роберт.
     Быел 17 февральдә Иванның һәлак булуына 35 ел. 1982-1984 елларда хезмәт итте.
Ата-анага бала хәсрәте күрергә язмасын. Һәркемгә тыныч, имин дөньяларда, бәхетле гомерләр кичерергә  генә язсын! Ир балалар беркемгә кирәк булмаган мәгънәсез сугышларда үлеп калыр өчен генә тумасын иде, дигән теләк белән язылды бу жыр!

Елена Григорьева-Данилова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев