Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бер җыелу - бер гомер

Халкыбызның милли мәдәниятен өйрәнү, саклап калу, үстерү, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен яңадан торгызу максаты белән, Удмуртия республикасының Грах районында июнь аенда керәшен мәдәнияте айлыгы узды.

Айлыкны Тройсын көнне Пурим авылында күмәк күңел ачу белән башлап җибәрделәр.

Ай барышында мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният хезмәткәрләре һәм ветеран оешмалары күп кенә мавыктыргыч чаралар үткәрделәр. "Керәшен халкының гореф-гадәтләре" буенча мастер класслар, балалар өчен кызыклы "Керәшен халкы уеннары" программасы, кечкенә күләмле сәнгать әсәрләре һәм "Иң тырыш әби" конкурслары, изге урыннарга экскурсия − һәммәсенең күңеленә хуш килде. Теләгән һәрбер кеше "Керәшен сәнгате" күргәзмәсен һәм борынгы күлмәкләр, өй җиһазлары тупланган музейны да күрә алды.

12 июль, Питрау көнне, Тыловай авылында шәхси эшмәкәр Геннадий Иванович Кулаков утарында керәшен мәдәнияте айлыгы ябылу тантанасы үтте. Иртә белән үк Пуримнан, Новогорскидан, Грахтан, Түбән Тыловайдан һәм Ижаудан бәйрәмгә кунаклар җыела башлады. Кояшлы көн барысына да күтәренке кәеф өстәде.

Пурим авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Елена Акбаева белән Галина Кабанова әзерләгән чараның программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле иде. Бәйрәм түгәрәк уен белән башланып китте. Новогорское муниципаль җирлеге башлыгы Наталья Иванова, мәдәният һәм туризм, милләтара мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Юрий Данилов, Грах районы "Лидер" мәдәният йорты директоры, район милли-мәдәни "Туганай" иҗтимагый керәшен берләшмәсе җитәкчесе Михаил Кулаков, Грах районың мактаулы гражданины Борис Колпаков, һәм Удмуртия керәшеннәренең автономиясе җитәкчесе Владимир Рязанов килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар. Грах районы халкына керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, телен саклап калуга өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Шулай ук, изге апостолларыбыз Петр һәм Павел көне белән дә котладылар.

Сәхнәдә иҗат коллективлары - Пурим авылы мәдәният йорты "Тәңкәләр" фольклор ансамбле һәм Түбән Тыловай авылы клубында эшләп килүче әбиләр ансамбле дә чыгыш ясады. Алар үзебезчә итеп җырлар һәм такмаклар башкарды.

Бәйрәмнең күңел ачу өлеше такмаклар, себерке бәйләү һәм дару үләннәре җыю конкурсларыннан торды. Туган телдә нәсел җебен барлау бәйгесе дә оештырылган иде.

Бу чарага яшьләрнең күп килүе аеруча сөендерде.

Г. Данилова,

Грах районы, Удмуртия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев